Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Кичә Киров исемендәге колхоз басуында районыбызда традициягә кергән күркәм ярышларның берсе – сабанчыларның район конкурсы булып узды.

27 май

Җәйге расписание

15 майдан 14 ноябрьгә кадәр аэропортлар яңа расписание нигезендә эшли башлады. Яңа расписание буенча Казаннан Мөслимгә даими рәвештә көн саен ике самолет йөри. Беренчесе Казаннан 6.53 сәгатьтә чыга, Мөслимгә 8.45тә килеп җитә. Икенчесе 8.40та чыга, 10.25тә Мөслимдә була.

Х. Дәүләтшин,

Мөслим аэропорты

начальнигы.

29 май

Җир рәхмәте

– Бүген агрегатлар соңгы гектарларны чәчә, – диде партком секретаре Исмәгыйль Әюпов. – Багшай күленә бара торган юлдан төшегез, алар шунда булыр.

О р л ы к та ш у ч ы З.Мөхәмәтҗанов чәчкечләргә автотөягечтән эре бодай бөртекләре агызды. Өч агрегат кузгалып китте. Беренчесендә – Н.Мортазин, икенче трактор М. Ганиевныкы. Аның артыннан З.Хантимеров агрегаты бара.

Х. Әюпов.

1 июнь

Халык рәхмәте

Район культура йортында донорларны хөрмәтләү кичәсе булды. Доклад белән врач А.Гәрәев чыгыш ясады. Авыру вакытларында кан алган Р.Гыйзетдинова, М.Садриева, Ш.Хәйретдинов донорлар З.Абдуллина, О.Кунакова, А.Шәфыйков, Ф.Хәйруллина, Ф.Шәфыйкова, Я.Шадринаның исемнәрен җылы сүзләр, рәхмәт хисләре белән телгә алдылар.

М. Гомәров.

Җәйләүдә хезмәт шавы

Басу аша сузылган юл ерактан яшел утрауны хәтерләткән каенлыкка тоташа. Агачлар арасыннан бормалана- бормалана барган юл аланлыкка җитеп туктый. “Кызыл Октябрь” колхозының беренче бригада товарлыклы- сөтчелек фермасының җәйге легере менә шундый матур урында урнашкан. Аланның бер ягында терлекчеләр өчен яшел вагон, икенче өлешендә туплау урыны. Шунда ук ялау тозы салынган улаклар. Савымчылар эшкә мавыккан арада бераз мәшәкатьтән бушаган ферма мөдире Җәүдәт Рөстәмов терлекчеләрне хезмәт күрсәткечләре белән таныштырды.

5 июнь

Осталыкка имтихан

Кичә Киров исемендәге колхоз басуында районыбызда традициягә кергән күркәм ярышларның берсе – сабанчыларның район конкурсы булып узды. Үз колхозларында җиңеп чыгучы механизаторлар осталыкка һәм җитезлеккә имтихан тоттылар.

Сәхифәне Мөнирә

Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев