Бу көнне Мөслимдә
"Бу көнне Мөслимдә" рубрикасындагы язмалардан төрле елларда "Авыл утлары" газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1971 ел
27 ноябрь
Батырлар бил алышты
Район культура йортында шәхси-команда беренчелегенә һәм “Авыл утлары” газетасы призына милли көрәш ярышлары үтте. Чарада 60тан артык кеше катнашты. Командалар арасында беренче урынны төзү-монтаж идарәсе көрәшчеләре алды, “Урожай” ирекле спорт җәмгыяте район комитетының күчмә кубогы һәм “Авыл утлары” газетасының кыйммәтле призы белән бүләкләнде. Икенче урында – ХХII партсъезд исемендәге колхоз көрәшчеләре. Өченче урында – “Кызыл Октябрь” колхозы көрәшчеләре. 60 кг категориясендә “Правда” колхозыннан Р.Мирзаянов танылды, 70 кг – Наил Газизов, 80 кг – шофер-кранчы Альберт Галиев. 80нән югарыда – Сабантуе батыры Шамил Хәнипов.
М.Фәтхуллин.
30 ноябрь
Таяну ноктасы
“Трудовик” совхозы партия комитеты сигез урында партия группалары оештырды. Ташлыяр бүлекчәсе механизаторлары арасында моннан 3 ел элек партгруппа оештырылды. Аның җитәкчесе итеп партия эшендә чыныккан, тәҗрибәле коммунист Ринат Авзалов сайланды. Иптәш Авзалов хезмәте буенча трактор бригадасы бригадиры. Ул – сәләтле оештыручы, ялкынлы агитатор. Хезмәтен җиренә җиткереп башкара, коммунистлар арасында зур авторитет яулады.
Ә.Хөснуллин,
партком секретаре.
4 декабрь
Иртәгә – Совет Конституциясе көне
Безнең районда 1971 елда халык мәгарифенә 1 миллион 639 мең сумнан, медицина хезмәте күрсәтүгә 677700, социаль тәэминатка 3000, культурага 182100 сум акча тотыла. Колхозчыларның, э ш ч е л ә р н е ң , хезмәткәрләрнең реаль доходлары соңгы еллар эчендә шактый күтәрелде.
Кем җиңәр?
К.Маркс исемендәге колхозның Үрәзмәт нәселле фермасы савымчылары үзләрен эштә күрсәтә. Уңган савымчылар көнгә һәр сыердан 7-7,8 килограмм сөт савып алалар. Тугызынчы бишьеллыкның беренче елын кем иң яхшы күрсәткеч белән тәмамлар? Һәркем шул уй белән яна.
С.Вәлиев, ферма мөдире.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев