Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

Хезмәт кешесенең өйдәге мәшәкатьләрен кыскарту максатыннан Мәлләтамак сөтчелек комплексында  эшләүчеләр өчен буфет булдырылды. Махсус транспорт белән аңа көн саен азык-төлек китереп торыла. Эштән кайтып киткәндә терлекче аннан икмәк һәм башка кирәк-ярагын ала. Шунда ук алар өчен кайнар аш оештырыла...
Мәлләтамак авыл советы председателе Р. Бакиева 
чыгышыннан.

Узган ел без 20 902 500 сумлык сәүдә хезмәте күрсәттек. Җан башына исәпләгәндә, товар сату елдан-ел арта. Азык-төлек товарлары, мебель, төзелеш материалы, тегүле киемнәр, трикотаж, аяк киеме, савыт-саба, транспорт средстволары аеруча күп сатыла. Китап сәүдәсе елдан-ел яхшыра...
Транспорт мәсьәләсе уңай хәл ителмәү сәбәпле, халыкка кирәкле товарның яртысы базадан алып кайтылмый кала. Дөрес, “Госкомсельхозтехника”ның һәм “Сельхозхимия”нең район берләшмәләре, “Михайловка”, “Үзәк”, “Шуган” совхозлары безгә еш кына транспорт белән ярдәм итәләр. Әмма М. Вахитов исемендәге, К. Маркс исемендәге, “Кызыл Октябрь”, “Урал” колхозларында авыл эшчәннәрен көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итү турында аз кайгырталар.
Райпо сатучысы, депутат 
И. Гыйзетдинова 
чыгышыннан.

Сез беләсезме?
“Беренче бала тугач – 50 сум, икенчесеннән соң 100 сум пособие бирелә. Өченче, дүртенче балалардан соң пособиенең күләме күпме?”
КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советының “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәмен көчәйтү турында”гы карарында беренче бала туганнан соң 50, икенче һәм өченче балага – 100әр сум пособие бирү каралган.
Кагыйдә нигезендә бер тапкыр бирелә торган бу пособие дүртенче бала туганнан соң 65, бишенчегә – 85, алтынчыга – 100, җиденече, сигезенчеләргә – 125әр, тугызынчы, унынчыга – 175әр, ә 10 баладан соң туган һәрбер балага 250шәр сум күләмендә түләнә.

Тылда да көрәш барды
1943 елны кар бик күп яуды. Кышкы салкын көннәрнең берсендә Баланны авылыннан Тойгелдегә ашлык сугу комбайнын алып кайтырга тиеш идек. Моның өчен безгә дүрт үгез бирделәр. Аларны җиктек тә юлга чыктык. Алдыбыздан егермеләп хатын-кыз карны көрәп, юл ачып бара. Шул алты-җиде километр араны көн буена  кайтырга туры килде. Терлекләр арыйлар, әмма салкынлык бер минутка да туктап ял итәргә ирек бирми, үзәкләргә үтеп керә...
Ф. Фәрдиева, Катмыш авылы.  
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев