Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1985 ел. Яшелчә өлгерә Колхоз хезмәтчәннәре узган ел дәүләткә яшелчә сату планын уңышлы хәл иткәннәр иде. Быел да сынатырга уйламыйлар. 

10 август
Яшелчә өлгерә
Колхоз хезмәтчәннәре узган ел дәүләткә яшелчә сату планын уңышлы хәл иткәннәр иде. Быел да сынатырга уйламыйлар. 
Бу төр продукцияне җитештерүдә Мөслим урта мәктәбе укучылары да үзләреннән күләмле өлеш кертә. Монда колхозчылар һәм укучылар көче белән кәбестә, кишер, суган, помидор һәм кыяр утыртылды. Алардан мул уңыш алу өчен күп көч куела.
М. Баһаветдинов, Киров исемендәге колхоз бухгалтеры.
Интенсив симертү
Кызганычка каршы, яшь малларны интенсив үстерү, шулай ук симертүне оештыру барлык хуҗалыкларда да тиешле дәрәҗәдә түгел. Дәүләткә түбән авырлыктагы терлекләр тапшыру, бик аз тәүлеклек үсеш алу кебек  очраклар әле һаман да яшәп килә. Болар бигрәк тә М. Горький исемендәге, “Татарстан” колхозларына кагыла. Әлеге хуҗалыклар узган айда дуңгызларның барлык баш саныннан фәкать 39 грамм тәүлеклек үсеш алдылар. “Маяк” колхозында исә артым гел булмады. Куйбышевлылар һәр дуңгызның тәүлеккә 28 граммга ябыгуына юл куйды. 
Мөгезле эре терлек симертү буенча да хәл мактанырлык түгел. 
13 август  
Йолдыз данлый
10 август көнне район үзәгендәге Хезмәт даны йолдызы “Татарстан” колхозыннан Ф. Җәләлетдинов җитәкчелегендәге коллектив подряд звеносы члены Зөфәр Хөснуллинга багышлап кабызылды. Ул алдагы көнне 21 гектарда борчак урып, норманы ике мәртәбәдән күбрәккә арттырып үтәде. 
11 августта йолдыз “Кызыл Октябрь” колхозыннан коллектив подряд звеносы җитәкчесе Әскәр Вәлиевне данлап балкыды. Ул алдагы көнне 12,3 гектар урынына 25,7 гектар арышны теземнәргә салды. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев