Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

31 август
Силос сала егетләр
Колхоз председателе Ә. Харисов белән кукуруз уручылар янына юл тоттык. Бодай басуы яныннан үтәбез. Ул 130 гектар мәйдан били. Юлның икенче ягында 94 гектар мәйдан биләүче шундый ук, әмма суктырылган бодайның һәр гектары 38 центнер уңыш биргән. “Монысы, – ди Әсвәт Әнвәрович, – 40та гына туктамас. Дәүләткә ашлык сату планын үтибез, һичшиксез. Съездга ничек буш кул белән килмәк кирәк!”
Федор Ермаков.
3 сентябрь
“Көрәш” көрәшүдән 
туктамасын
“Үзәк” совхозы конторасына кергәч тә, стенада эленеп торучы “Көрәш” стена газетасы әллә каян үзенә дәшеп тора. Аның аша хуҗалыкның нинди сулыш белән яшәве, алдынгы кешеләре, киләчәккә планнары белән танышасың. Производство планнарын уңышлы үтәүче алдынгылар хакындагы зарисовкаларны аларның фоторәсемнәре бизи. “Чаян” почмагына, тәнкыйть материалларына җитди әһәмият бирелә. 
Л. Каһарманова,
махсус корреспондент. 
Таләп зур
Предприятиегә килгән ашлыкның дымлылыгын һәм чисталыгын билгеләү – төп вазыйфабыз. Бу эшне 12 кеше башкара. Унысы – Мөслим урта мәктәбенең Х рус “В” классы укучылары. Алар урып-җыю чорына ярдәмгә килделәр. Көн саен уртача 200-240ар машина ашлыкның пробасын алабыз. Өч смена эшлибез.
В. Лапшина,
ашлык кабул итү предприятиесенең 
лаборатория мөдире. 
5 сентябрь
Кыюлар авырлыктан 
курыкмый
Бригадир Әзһәр Сәетгәрәев колхозчылар соравына һәрвакыт игътибарлы. Авыл күзгә күренеп төзекләнә. Ел саен 5-6 хуҗалык йорт сала. Быел гына да өч гаилә өй өлгертте. Башлангыч мәктәп, заманча культура йорты һәм медпункт, бригада йорты биналарын төзегәндә дә бригадир үзенә хас тынгысызлык күрсәтте. Бригада йорты янында җиләк-җимеш агачлары күтәрелде. Уңышы гомуми туклануга тотыла. Кыяр, помидор, суган үстерүне дә юлга салды бригадир. Алар да игенчеләр табынына әйбәт өстәмә. Буш ихаталарның бакчаларында гомуми туклануга җитәрлек бәрәңге игелә. Парк Яңа Сәетнең горурлыгына әйләнде. 20 гектар били ул. Анда нарат, каен, тополь агачлары утыртылды. Агачларны карап үстерү аерым кешеләргә беркетелде.
Т. Фазуллин,
хәбәрчеләр советы члены. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев