Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1973
31 март
Белем – эштә ярдәмче
Дусай бригадасы коммунистлары һәм комсомоллары политик белемнәрен марксизм-ленинизм нигезләре мәктәбендә күтәрәләр. Алар быел политэкономия фәненең социализм өлешен өйрәнәләр. Бездә дәресләр уку елы башыннан регуляр, һәр тыңлаучының актив катнашында уза. Мәктәпкә йөрүчеләр программа материалларын зур кызыксыну һәм теләк белән җентекләп өйрәнәләр.
Ф.Таҗетдинова,
пропагандист,
“Урал” колхозы.
Тормыш матурлыгын тоеп
Чөгендер басуыннан китмәнен сындырып кайткан хатын әле суынырга да өлгермәгән яңа китмән белән алачык янындагы яшел чирәмне кистереп карады.
– Кулларың алтындыр синең, Мозаффар апаем. Рәт арасына үзе кереп китә бу, билләһи.
Тимерче үзе ясаган китмәнне мактаудан горурланса да, йөзенә кырыслык чыгарган булды:
– Юмалап маташма. Күп телеңә салынсаң, булыр сиңа уңыш!
М.Әхмәтов.
Сөякәй авылы.
3 апрель
Карак күктән төшәме?
Культура йортында иптәшләр суды бара. Суд председателенең катгый тавышы яңгырый:
– Җәмәгатьчелек хөкеменә тартылучылар, сөйләгез: терлек азыгын кайчан һәм кемнәр белән урладыгыз?
. . .Төнлә кемдер бригадирның ишеген какты:
– Бурлар бар! Колхоз силосына киттеләр.
Бригадир кичтән генә яуган яшь кар өстендәге бәләкәй чана эзләренә басып тора.
– Шушы эздән кайтырга тиешләр.
Озак көтәргә туры килмәде, мышный-мышный чана тартып килүче биш шәүлә күренде.
Г.Фәизов.
К.Маркс исемендәге колхоз.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев