Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1973 ел
9 гыйнвар
Авылыма сокланам
Һәр йорт радиолаштырылды. 1965 елдан бирле һәр өйдә Ильич лампалары балкый. 40ка якын телевизор бар. Кер юу машиналары, газ плитәләре, суыткычлар ярдәмгә килә. Колхоз җирендә өч медпункт. Алар белемле кадрлар белән тәэмин ителгән. Симәктә урта мәктәптә 340 бала белем ала. Аларны 30га якын педагог укыта.
Д.Ишматов,
Симәк урта мәктәбе
директоры.
Ерак араларны якынайтып
1 гыйнвардан кышкы расписание көченә керде. Аның нигезендә 31 мартка кадәр эшләячәкбез. Яңа расписание буенча Казан-Мөслим арасында көн саен ике самолет йөриячәк. Самолет ике араны, һава торышына карап, 1,30- 1,50 сәгатьтә үтә. Билет өчен заявкалар биш көн алдан телефон аша кабул ителә. Казан аша ерак шәһәрләргә бронь бирдерергә теләүчеләрнең заявкасы 10 көн алдан алына. Бөгелмә-Мөслим-Минзәлә маршруты да эшли. Бу рейс белән Минзәлә аша Актанышка очучыларны да җибәрәбез.
Х.Дәүләтшин,
аэропорт начальнигы.
11 гыйнвар
Яңа ел башыннан район хуҗалыклары кырларына 11017 тонна органик ашлама чыгарылды, барлыгы 41080 гектар, шуның эченнән 1900 гектар мәйданда щитлар белән кар тотылды, 1207 центнер көл, 1826 центнер кош тизәге җыйналды.
13 гыйнвар
“Кызыл Октябрь” колхозында
Г . Ф ә р д и е в җитәкчелегендәге Нарат Асты сөтчелек фермасы коллективы юбилей елын уңышлы тәмамлады. Ферма буенча һәр сыердан 2810 кг сөт савылды, һәр 100 сыердан 118 бозау алып үстерелде. Аларның сакланышы – 100 процент.
М.Димөхәмәтов,
партком секретаре.
Партия хроникасы
Калинин исемендәге колхоз партия комитеты утырышы колхозчыларга экономик белем бирүнең торышын тикшерде. Колхоз председателе Я.Абдуллин, экономик белем бирү мәктәбе пропагандисты Р.Шыгаепов, агрономия түгәрәге җитәкчесе Т.Солтанова, коммунистик хезмәт мәктәбе пропагандисты Л.Гыймранов иптәшләрнең информацияләре тыңланды. 25 январьдә колхозда экономик конференция үткәреләчәк. Аны хәзерләү баш экономист Л.Галимовага йөкләнде.
Л.Кадыйров, партком секретаре.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев