Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

КПСС өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы органик һәм минераль ашламалар туплау һәм чыгару, ачы туфракны известьлау буенча 20 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр удар икеайлык игълан иткән иде. Безнең хуҗалыкара мелиорация берләшмәсе механизаторлары да, бу чакыруга кушылып, эшләрендә уңышларга ирешергә өлгерделәр. Мәсәлән, “Үзәк” совхозы кырларын ашлаучы тракторчылар, 45-40ар тонна тирес чыгарып, көнлек норманы арттырып үтиләр... Р. Хамматов, берләшмә бухгалтеры.

Авылда
бер кич
Сал. Мухан авыл культура йорты ул көнне билгеләнгән сәгать җитүгә халык белән шыгрым тулды. “Бердәм политкөн” һәм ата-аналар университетының чираттагы занятиесе ачык дип белдерелә. Трибунада – КПСС райкомы секретаре Д. Ә. Галиев. Ул залдагыларны ил, республика, район яңалыклары, экономик мәсьәләләр белән таныштырды.лар университеты ректоры, Сал.Мухан сигезьеллык мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире С. Габдуллина күтәрелде. Ул мәктәп тормышы һәм университетның эш планы белән таныштырды.Чара концерт белән тәмамланды.
М. Тимергалиев,
штаттан тыш хәбәрче.
Алда яңа эшләр көтә
...Хезмәт ияләренә бүген 27 культура йорты, 20 авыл һәм 11 колхоз клубы, 1 үзәк, 1 балалар, 27 авыл китапханәсе, 4 филиалы белән музыка мәктәбе хезмәт күрсәтә... Халыкка хезмәт күрсәтүче 139 культура работнигының сигезе югары, 85е махсус урта, калганнары урта белемле. Хәзер тагын 25 кеше культура институтында, 13 кеше культура-агарту училищесында, 17 кеше музыка училищесында укый (шуларның 22се – колхоз стипендиаты). Моннан тыш, 10 культура работнигы читтән торып укып белем ала...
“Кызыл Октябрь”, “Алга”, “Урожай”, “Маяк”, Киров исемендәге колхозлар, “Михайловка” совхозы культура-көнкүреш учреждениеләрен материаль-техник яктан заманча итеп җиһазлау турында да җитди кайгырту күрсәтәләр, аларны яңа мебель, музыка кораллары, техник чаралар белән баетып торалар...
Х. Спиридонова, район культура бүлеге мөдире.
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев