Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Ташъелга авылын­дагы орлыкка салынган бәрәңгенең сакланышы бер генә мәртәбә тикшерелсә дә, мондый хәл булмас иде. Кешегә сөйләп, кеше ыша­нырлык түгел – 2000 цент­нерга якын бәрәңге үреп, череп юкка чыкты.

1973 ел

10 апрель

Редакция җавап алды

Сөренчәк авылы граж­даны И.Л.га урынсызга пен­сия түләү турында язылган хәбәрче хаты тикшерү өчен район социаль тәэминат бүлегенә җибәрелгән иде. Хатта күрсәтелгәннәр дөреслеккә туры килмәве турында хәбәр иттеләр. И.Л.га район үзәк больни­цасында ашказанына кат­лаулы операция ясалган һәм 1972нче елның 7 мар­тыннан 1974нче елның 20 февраленә кадәр аңа ин­валидлык пенсиясе дөрес билгеләнгән.

Һәр йортка – почта ящигы

Газета-журналлар­га язылу елдан-ел арта: быел район хезмәт ияләре 37845 данә газета-жур­нал ала. Язылу арткан саен почтальонның сум­касы авырая. Моннан тыш өйгә кыйммәтле бандерольләрне, посылка­ларны илтеп бирәләр, пен­сия акчаларын өләшәләр, хатлар, телеграммалар китерәләр, газета-журнал­ларга подписка үткәрәләр. Болар күп вакытны ала. Шуңа күрә һәр хуҗалыкның капкасына почта ящигы ку­елсын иде.

С.Газетдинов, элемтә узелы партия оешмасы секретаре.

12 апрель

Каникул файдалы узды

Язгы каникулның берен­че көне үк удар хезмәт белән башланды. Мөслим урта мәктәбе укучылары шактый күләмдә металл ватыклары җыйды. Ул КамАЗның бе­ренче машиналарын төзү өчен кирәк.

Флер Баһауов, Мөслим урта мәктәбе укучысы.

Гыйбрәтле хәл

Ташъелга авылын­дагы орлыкка салынган бәрәңгенең сакланышы бер генә мәртәбә тикшерелсә дә, мондый хәл булмас иде. Кешегә сөйләп, кеше ыша­нырлык түгел – 2000 цент­нерга якын бәрәңге үреп, череп юкка чыкты. Орлык үз вакытында саклауга са­лынсын өчен Тат.Шуран сигезьеллык мәктәбе кол­лективы һәм беренче бри­гада членнары атналык хезмәтләрен куйдылар. Су­ыкка, яңгырга карамастан, эш туктатылмаган иде. Ә бригада бәрәңге орлыксыз калды.

С.Галиәхмәтов. “Авангард” колхозы.

 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев