Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

27 март

Сусаклагыч төзегез

Сусаклагычлар (буалар) төзү кирәк. “Правда” һәм “Алга” колхозларында быел ук сусаклагыч булдырыла­чак. “Урал” колхозында да буа төзү планлаштыры­ла. Елгаларда кечкенә буа­лар төзү отышлы. Аларны көтүлекләрне сугару өчен җитәрлек күләмдә су бул­дырырдай үткәргечләр белән тулыландырырга кирәк.

Ә.Сәлахов,

инженер-

мелиоратор.

29 март

Тырышлыкта бөтен бәрәкәт

Дүсил Шәкүров, “Кызыл Октябрь” колхозы предсе­дателе, көне ел туйдырган язгы кыр эшләренә үрнәк хәзерлекнең мөһимлеген үтә кыска һәм гади сүзләр белән белдерде:

– Икмәк бүген ре­монт мастерскойларында, көйләү мәйданчыкларында эшләнә!

Нәкъ менә “эшләнә” диде. Бу сүз артына механизаторларның бер караңгыдан икен­че караңгыга кадәр авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауларын, мазутка баткан кулларның чәчкеч, культиватор көйләүләре, игенченең гаять күп мәшәкатьләр белән тулы көннәре ятты.

Алмаз Хәйруллин.

Сәхнәдә – ярышташлар

Районыбызның “Алга” һәм Минзәлә районының “Марс” колхозлары – ызан­даш хуҗалыклар. Ярыш­ташлар культура өлкәсендә дә – якын элемтәдә. Тат. Мөшеге бригадасы яшьләре һәм җирле мәктәп укыту­чылары көче белән Симәк авылы клубында “Туган туфрак“ пьесасы сәхнәгә куелды.

Бакый Юлаев.

Укучылар кыюлыгы

Михайловка урта мәктәбенең интернатта торып укучыларның ял сәгате: кем китап укый, кайберләр шахта такта­сы өстенә иелгән. Шулва­кыт бер кызның “Өй яна!” дип кычкыруы һәммәсен шомланырга мәҗбүр итте. Зуррак балалар ут белән көрәшергә ташландылар, аларга кечкенәләр дә ияр­де. Кыюлык һәм оешкан­лык үзенекен итте, янгын сүндерелде.

К.Горбунова.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев