Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Калинин исемендәге колхоз. 6 апрельдә алдынгы коллективлар инициативасы белән, коммунистик өмәгә генераль репетиция буларак, район үзәгеннән өмәгә йөзләгән кеше чыкты һәм шуларның иң күп өлеше – 700дән артык кеше, 50дән артык трактор һәм автомашина Калинин исемендәге колхозда эшләде.

1985 ел

9 апрель

Генераль репетиция

Калинин исемендәге колхоз. 6 апрельдә алдынгы коллективлар инициативасы белән, коммунистик өмәгә генераль репетиция буларак, район үзәгеннән өмәгә йөзләгән кеше чыкты һәм шуларның иң күп өлеше – 700дән артык кеше, 50дән артык трактор һәм автомашина Калинин исемендәге колхозда эшләде. Алар көче белән хуҗалыкның сарыкчылык комплексы торакларыннан 980 тонна тирес чыгарылды... Хуҗалыкның үз кешеләре дә өмәдән читтә калмады.

М. Хуҗин.

“Татарстан” колхозы. Өмәгә 322 кеше, дистәләрчә техника чыкты. Аларның иң зур күпчелеге – 94нче профессиональ-техник училищедан, мелиорацияләнгән җирләрдән файдалану буенча хуҗалыкара производство берләшмәсе, катнаш азык заводы, механикалаштырылган күчмә колонна һәм хуҗалыкның үзеннән йөздән артык кеше фермалардан тирес чыгаруда, терлек торакларын тәртипкә китерүдә эшләде. Күмәк көч белән 560 тоннага якын тирес чыгарылды.

Ф. Хөсәенова.

11 апрель

Сагынып сөйләргә калды

Моннан ун еллар элек Иске Сәеттә спорт белән шөгыльләнү киң таралган иде. Волейбол командасы көчен күрше актанышлылар да бик яхшы хәтерли. Татарча көрәш буенча ярышларда призлы урыннар яуланды. Йөгерешчеләр зона һәм республика ярышларында катнаштылар. Авылда бер генә бәйрәм дә үзешчәннәр чыгышыннан башка узмады.

Хәзер боларны сагынып сөйләргә генә калды. Ә бит авылыбызда урта мәктәптә укучылар гына да 23 кеше. Колхозчы яшьләребез дә җитәрлек... Баксаң, оештырып була икән. Яңа ел кичәсе моны ачык күрсәтте.

Җ. Мирсәяпов.

Ышану киосклары

“Ленинский путь” колхозы терлекчеләренә хәзер вак әйбер алу өчен магазинга барып йөрүнең кирәге калмады. Фермаларның кызыл поч-макларында киосклар ачылды. Аларда пакетларга салынган ярма, шикәр, кондитер әйберләре, тоз, шырпы, хуҗалык товарлары һәрвакыт булып тора һәм теләсә кайсы вакытта сатып алырга була.

Авыл магазиннарының бу “мини-филиаллар”ы сатучысыз эшли. Товар өчен тиешле акчаны тартмага төшерәсең.

Игенчеләр – җиңүче

ВЛКСМ райкомы бюросы комсомол-яшьләр фермалары һәм яшь терлекчеләр арасындагы ярышның март ае йомгакларын карады һәм җиңүчеләрне билгеләде.

Комсомол-яшьләр фермалары арасындагы ярышта “Трудовик” тәҗрибә- җитештерү хуҗалыгының Игенче фермасы (групкомсоргы Ф. Ситдыйкова) коллективы җиңде. Биредә һәр сыердан 248 кг сөт алынды. Бу – узган елның шул чорындагыдан 30 кг артык. Сөт хәзерләүнең квартал планы 18 мартка үтәлде. Икенче урында – “Урожай” колхозының Тат. Бүләр, өченче урында – “Михайловка” совхозының Баланны комсомол-яшьләр фермалары коллективлары.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев