Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

Әгәр җиңим дисәң... 
Билгеле булганча, 17 февраль көнне “Авыл утлары” газетасы призына ату ярышы үткәрелде. Анда 23 команда чыгыш ясады, шәхси беренчелек өчен көч сынашучыларны да кертеп, 110 кеше катнашты. 
Көн буранлап торганга ярыш Мөслим урта мәктәбе тирында оештырылды. Шунлыктан ату 25 метр ераклыкка башкарылды, зачет өчен 5 кенә патрон бирелде. Әмма бу үзгәрешләр спортчылардагы бәйрәм рухын сүрелдермәде. 
А. Хәйруллин. 
Сау бул, кыш! Исәнме, яз! 
8 мартта район үзәгендәге культура һәм ял паркында кышны озату һәм язны каршылау, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тантанасы була. Программада: хезмәт коллективлары рапортлары; тройкаларда җыр һәм музыка астында урам әйләнү; үзешчәннәр чыгышы; җыр-бию, уеннар, әкият өйчекләрендә кайнар коймак белән чәй эчү; бакчада зур ярминкә оештырыла... 
Якын ярдәмче 
Авыл советы территориясендә дистәдән артык җәмәгать оешмасы эшли. Алар арасында ата-аналар комитеты, хатын-кызлар советы, иптәшләр суды, административ комиссия, халык контроле группасы һ. б. Авыл советы җитәкчелегендә алар массаларның актив катнашында, даими комиссияләр, депутатлар белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, авылда ныклы җәмәгать тәртибе урнаштыру, социалистик яшәеш кагыйдәләрен бозуларны кисәтү юнәлешендә күп төрле чаралар күрәләр... 
И. Сазонов, 
Крәш. Шуран авыл советы башкарма комитеты 
председателе. 
30 тиенгә... 
Безнең районга республикабыз Министрлар Советы карары белән быел халык арасында лотерея билетларын сату буенча 23700 сумлык план җиткерелде. Шушы ук карар нигезендә лотерея сатудан кергән акча тулысынча район бюджетында калачак һәм балалар бакчаларын, мәктәпләрне, больницаларны өстәмә финанслауга тотылачак... 
Л. Кадыйров, 
район үзәк саклык кассасы мөдире. 
Олы күңелле кеше 
“Авыл утлары”ның узган елгы июнь ае саннарының берсендә Сал. Мухандагы колхозара картлар йортында яшәүче хезмәт ветераннарының ничек тәрбияләнүләре турында мәкалә урнаштырылды. Анда Брежнев шәһәреннән пенсионер Гөлсем Зиннурованың район социаль-тәэминат бүлеге исеменә картлар йортындагы әби-бабайларга күчтәнәчләр алып тапшыруны үтенеп 100 сум акча җибәрүе хакында да язылган иде. Бүлек работниклары бу үтенечне вакытында җиренә җиткереп үтәделәр... 

Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев