Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

1 февраль
Яңа чикләр билгеләдек
Юл төзү буенча удар икеайлыкта колхоз-совхозларга аерым участок билгеләнде һәм конкрет задание бирелде. Уртак тырышлык белән көн саен 1 км яңа юл төзелде. Мәлләтамак елгасы аша 72 метр озынлыкта тимер-бетон күпер салынды. Шулай ук тимер торбалар салып 10 урында күпер эшләнде. Бу эшләрне башкаруда “Урожай”, “Кызыл Октябрь”, “Маяк” колхозлары һәм “Шуган” терлек симертү совхозы мактауга лаек. Участок территориясендә 80 тонналык нефтебаза төзелде, анда машиналарга ягулык салу механикалаштырылды. 
Ф. Гәрәев производство-юл төзү участогы начальнигы.
8 февраль
Алга барыр юл эзләгәндә
Ике авыл, өч бригаданы берләштергән “Кызыл Октябрь” колхозы эшчәннәре отчет-сайлау җыелышында горурланып сөйләрлек күрсәткечләр, матур-матур саннар җитәрлек. Тугызынчы бишьеллыкның икенче елында һәр 100 ана терлектән 118 бозау, 103 бәрән, 1676 дуңгыз баласы алынды. Сыер башына еллык савым 2569 кг тәшкил итте. Нәсел маллары асралган Нарат Асты сөтчелек фермасы терлекчеләре һәр сыердан 2810 кг сөт саудылар. Һәр гектардан 12,1 центнер уңыш җыелды.
А.Хәйруллин.    
10 февраль
Хөрмәтле укытучыбыз
Укытучылар арасында әле берничә ел гына укыткан яшьләр дә, сугыш гарасатын кичкән, матур тормыш юлы үткән өлкән укытучылар да шактый. Шуларның берсе – Миргаяз ага Шәрифуллин. Башлангыч классларны туган авылы Баланлыда уза һәм укуын Мөслим үрнәк урта мәктәбендә дәвам итә. 10 классны тәмамлагач аны Мөслим мәктәбенең башлангыч классларына укытучы итеп куялар. Бер ел укыткач, 1941нче елның 15 апрелендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Озак та үтми сугыш башлана... 
Р.Шәмсиев,
Мөслим урта мәктәбенең 10 класс укучысы.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев