Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Яшь коммунистларның өченче район слетыннан Слетта доклад белән КПСС райкомы секретаре Д.Х.Хиалиев чыкты. Ул бүген авыл хуҗалыгы производствосында эшләүче һәм материаль байлык тудыручы коммунистлар хезмәтенә дә киң тукталды. Слетта КПСС райкомының беренче секретаре Р.Х.Хәбибуллин КПСС членлыгына кандидатлык карточкалары һәм членлык билетлары тапшырды. Президиум өстәле янына чыгучыларның рәхмәт сүзен алкышлар күмде. Слет күмәк төстә “Интернационал” җырын җырлау белән тәмам булды.

13 март
Яшь коммунистларның өченче район слетыннан
Слетта доклад белән КПСС райкомы секретаре Д.Х.Хиалиев чыкты. Ул бүген авыл хуҗалыгы производствосында эшләүче һәм материаль байлык тудыручы коммунистлар хезмәтенә дә киң тукталды. Слетта КПСС райкомының беренче секретаре Р.Х.Хәбибуллин КПСС членлыгына кандидатлык карточкалары һәм членлык билетлары тапшырды. Президиум өстәле янына чыгучыларның рәхмәт сүзен алкышлар күмде. Слет күмәк төстә “Интернационал” җырын җырлау белән тәмам булды.
Безнең өлеш
Телефон станцияләренең сыйдырышын 1,5 тапкыр арттыру күздә тотыла. Якын елларда К.Маркс һәм М.Вахитов исемендәге колхозларда телефон элемтәсе автоматлаштырылачак. Авылларга радио кертү тулысынча төгәлләнәчәк.
С. Зиннәтуллина,район элемтә бүлеге хезмәткәре.
1970 елның 2 октябрендә Бөтенсоюз пионер оешмасы пионериянең 50 еллык юбилее уңаеннан игълан ителгән “Һәрвакыт әзер!” Бөтенсоюз маршына басты. Бу ярышка кушылып, район пионер оешмасы советы һәм ВЛКСМ райкомы җиңүче дружиналарга “Әтиләр призы” тапшырырга дигән карар кабул итте. “Әтиләр призы”н җиңүче дружиналарга хезмәт алдынгылары, орден кавалерлары тапшырачак.
ВЛКСМ райкомы,
район пионерлар йорты.
16 март
Төзүчеләр сүзе
Колхозара төзелеш оешмасы эшчеләре, инженер-тех¬ник работниклары үзләренең КПССның ХХIV съезды Директивалары проектын өйрәнүгә һәм тикшерүгә багышланган җыелышларында партиянең бу әһәмиятле программа документын тулысынча яхшы дип таптылар. Төзүчеләр төзелеш һәм монтаж эшләре буенча беренче квартал планын 28 мартка үтәргә сүз бирделәр.
А. Сафиуллин,
партоешма секретаре.
Комсомол ялкыны дөрләми
Күңел сөенерлек эшләре бар “Правда” колхозы комсо¬мол яшьләренең. Оешмадагы 60 ВЛКСМ членының 27се – меха¬низатор. Руль артында кызлар¬ны да очратырга мөмкин. Рүзилә Шәйхразиева “Беларусь” тракторында кырларга ашлама чыгара. Быел механизаторлар отряды¬на Нәфисә Шабаева һәм Хәдичә Шәйхәйдәрова өстәләчәк. 12 комсомол кичке мәктәптә укый.
Ф. Йосыпова.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев