Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1985 ел

Хәзер яшьләрне авылда төпләндереп калдыру проблемасы кискен булып алга басты. Авылда профессия сайлау мөмкинлегенең чикләнгән булуы аеруча кызларны читкә китәргә мәҗбүр итә

26 март
Йогынтысы зур
Үз составына җиде кешене берләштергән иптәшләр суды үз эшчәнлеген елдан-ел камилләштерә, активлаштыра. Авылда үрнәк тәртип урнаштыру, хезмәт дисциплинасын һәр төрле бозуларга, җәмәгать байлыгына кул сузучыларга каршы көрәшү – максатыбыз шулардан гыйбарәт. Бу үзешчән оешма социалистик яшәү нормаларыннан тайпылучы, эчүчелек белән шөгыльләнүче һәм шуның аркасында бозыклык баткаклыгына чумып баручы дистәләрчә  кешегә дөрес юл күрсәтте.
Т. Нуриев, 
Октябрь авыл советы башкарма комитеты 
каршындагы иптәшләр суды 
председателе. 
Әле дә хәтердә
...Колхоз бригадирлары Мәхтүмә Мәхмүтова, Сафия Абдуллина, Камилә Әгъләмова, Салиха Гыйльфанова һәр көнне иртән өйдән-өйгә кереп эшкә әйтәләр. Кайсы гына өйгә керсәләр дә, тормыш ярлы. Ир-атлар сугышта.
Колхозчы апалар фронтка, илгә күбрәк ашлык һәм азык-төлек бирү өчен тиңдәше булмаган тырыш хезмәт куеп эшләделәр. Тылда фидакарь хезмәт куйганнарны да олылау, хөрмәтләү зарури. Сугыш елларында тыл да фронт булды, армиягә икмәк, кием-салым, корал әзерләү фронты булды. Шуңа күрә тыл батырлары – хатын-кызлар турында мәгълүматлар туплау, аларның исемнәрен мәңгеләштерү – үзе бер патриотик эш.
Ф. Хәйруллина,
Мөслим авыл советы каршындагы 
хатын-кызлар советы председателе.  
28 март
Мәктәп реформасы – уртак эшебез
Хәзер яшьләрне авылда төпләндереп калдыру проблемасы кискен булып алга басты. Авылда профессия сайлау мөмкинлегенең чикләнгән булуы аеруча кызларны читкә китәргә мәҗбүр итә. Шул ук вакытта мәктәп укучылары белән профориентация эше дә әле тиешенчә югарылыкта түгел. Яшьләрнең буш вакытын дөрес итеп оештыру проблемасы үзен бик тә сиздерә. Профсоюз оешмалары бу проблемаларны уңай хәл итүдә якыннан торып ярдәм итәргә бурычлы. 
Район советы башкарма комитеты карары белән барлык колхоз-совхозлар һәм “Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсе, колхозара механикалаштырылган күчмә колонна база предприятиеләре итеп билгеләнде. Алар мәктәпкә үзләренең бер подразделениеләре итеп карарга һәм эшне шуннан чыгып оештырырга тиешләр.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев