Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә.1972 ел

"Бу көнне Мөслимдә" рубрикасындагы язмалардан төрле елларда "Авыл утлары" газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1972 ел

28 октябрь

Күркәм эшләр белән

Мөслим урта мәктәбе комсомоллары, гадәттәгечә, быел да үз бәйрәмнәрен күркәм эшләр белән каршылыйлар. Алар быел 30 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерделәр, уңышны җыеп, Киров исемендәге колхозга тапшырдылар. ВЛКСМ членнары СССРның 50 еллыгы исемендәге яңа паркка агачлар утыртуда һәм аларны тәрбияләүдә дә күп көч куйдылар. Быел комсомоллар көче белән 10 тонна металл ватыклары җыелды. Комсомоллар 1973 ел өчен 1334 сумлык газета-журналларга язылдылар... Р. Шәмсиев, Р. Зиннуров, Р. Нәҗмиев, Р. Игнатьева, Н. Саламаева, Ф. Бәширова укуда да, җәмәгать эшләрендә дә башкаларга маяк.

С. Зәйнуллина,

комсомол комитеты секретаре.

31 октябрь

Бәйрәмгә бүләк

Фрунзе исемендәге колхоз сөт сату буенча еллык плпн-заданиене 87 процентка үтәде инде. Эш барышына караганда, декабрь урталарына чик үтеләчәк. Бөтен чаралар савымны арттыруга юнәлдерелә. Иске Чакмак товарлыклы-сөтчелек фермасы буенча көнлек савым һәр сыерга 5,4 кг тәәшкил итә. Бу коллектив члены Флүрә Каһарманова – бүгенге көндә колхоз маягы. Ул көн саен һәр сыердан 10 килограммга якын сөт сава.

З. Нуриева.

2 ноябрь

Арзан. Уңайлы. Тиз.

Һава торанспортыннан файдалану елдан-ел яхшыра. 1971 елның 9 аенда Мөслим аэропортыннан илебезнең төрле шәһәрләренә 6 мең пассажир җибәрелеп, алардан 40 мең сум акча кергән булса, быелның шул чорына 7 мең пассажирга хезмәт күрсәтелде...

Июнь, июль, август, сентябрь айларында республикабыз башкаласына һәр көнне 3 самолет очып торды. Хәзер, йөреш аз булганлыктан, Казанга бер самолет туктатылды, ике самолет оча, ике рейс та төшкә кадәр. 1 октябрьдән башлап, безнең аэропортта бронь бирмичә дә илебезнең төрле шәһәрләренә транзит билетлар сатыла...

...самолетка чиратка язылганда баланың ничә яшьтә  булуын күрсәтү шарт. Бала 5 яшьтән кече икән, аңа ярты билет сатыла һәм аерым урын бирелә. 5 яшь тулган булса, ул зурлар билетына языла...

Х. Дәүләтшин, аэропорт начальнигы.

Өч буын очрашуы

Мөслим урта мәктәбе комсомол һәм ДОСААФ комитетлары революция еллары, Бөек Ваҗтан сугышы чоры һәм 70 еллар комсомоллары белән очрашу кичәсе оештырды. Зал егерменче еллар комсомолы газиз Гайнуллин һәм Бөек Ватан сугышы чорында Башкомандованиенең резерв артиллерия батареясы комсоргы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Фәхранур Хаковны көчле кул чабулар белән каршы алды. Укучылар аларны зур дикъкать белән тыңлады.

Кичәдә шулай ук мәктәп комсомол оешмасының икенче секретаре Фәния Бәширова һәм кунак итеп чакырылган Муса Җәлил исемендәге пионер оешмасы друина советы председателе Ләйлә Әхмәтова чыгыш ясады...

М. Фәтхуллин, хәрби җитәкче. “Авыл утлары” газетасыннан алынды. Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев