Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел.

19 ноябрь
Изге бурыч
Ун айда район үзәк ашханәсе товар әйләнеше планын 762 мең сум урынына 796211 сум итеп үтәде. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 46900 сумга күбрәк. Үзебездә продукция җитештерү күләме шактый үсте һәм 487 800 сумга җитте. Ягъни узган елның ун ае белән чагыштырганда 27 200 сумга артык. Аерым алганда, халыкка 106200 сумлык кулинария ризыклары, 6588 сумлык ярымфабрикат, 58 центнерга якын чәкчәк, 992 центнер кондитер ризыклары әзерләп саттык. Пландагы 48500 сум урынына 58300 сум табыш алдык. Шуның 5 мең сумнан артыгы –  чыгымнарны экономияләү исәбенә. 
Р. Кашапова,
район үзәк ашханәсенең өлкән пешекчесе, коммунистик хезмәт ударнигы.

Иптәшләр суды
Түбән Табын, Яңа Усы авыл советлары каршында төзелгән иптәшләр судлары массалар арасында зур авторитет казанган оешмаларга әверелделәр. Алар эшне план нигезендә алып баралар, башка җәмәгать оешмалары белән тыгыз элемтәдә торалар. Җәмәгать тәртибен бозу, вак хулиганлык, эчүчелек, җәмгыятебезгә ят булган башка ямьсез күренешләр аларның игътибарыннан читтә калмый. 

21 ноябрь
Чаралар күрелде
Район үзәгенең Пионер урамында яшәүчеләр исеменнән алынган хатта 4нче магазинда (халык телендә “буровой” магазины) сәүдә кагыйдәләренең үтәлмәве, эш сәгатьләре сакланмавы, икмәкнең вакытында килмәве, аның кешеләргә җитми калуы турында язылган иде. Әлеге хат тикшереп чара күрү өчен райпо правлениесе председателе Ә. Гыйльмановка җибәрелде. 

Яшь алмаш килә
Ике конференция арасындагы чорда район партия оешмасына 109 яңа член алынды. КПСС сафларына 8-6шар кеше кабул иткән “Шуган” совхозы, Калинин исемендәге, ХХII партсъезд исемендәге, “Урал”, “Татарстан” колхозлары партоешмалары аеруча нәтиҗәле шөгыльләнделәр. Кабул ителгән кандидатларның 75 процентын эшчеләр һәм колхозчылар тәшкил итә. 
Г. Гыйльфанова,
КПСС райкомының 
оештыру бүлеге мөдире урынбасары, партия учеты секторы мөдире.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев