Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Планнар үтәлде! 
Районыбыз терлекчеләре дәүләткә ит һәм сөт сатуның яртыеллык халык хуҗалыгы планнарын срогыннан алда – 24 июньгә үтәделәр. Хәзерләүләр пунктларына 3000 тонна ит, 9100 тонна сөт озатылды. Бу җиңүгә “Урожай”, “Кызыл Октябрь”, “Алга”, К. Маркс исемендәге колхозлар зур өлеш кертте. 
Алгы сафта 
Комсомол оешмасы, әйтергә кирәк, шактый зур – 71 ВЛКСМ членын берләштерә. Шуларның абсолют күпчелеге турыдан-туры материаль байлык җитештерүдә: 25 кеше игенчелектә, 28е терлекчелектә хезмәт итә. Янәшәләрендә тагын дистәләрчә союздан тыш яшьләр дә эшләвен искә алсаң – комсомол-яшьләр, чын мәгънәсендә, колхозның терәге, аның бүгенге һәм киләчәк уңышларын үз куллары белән тормышка ашыручылар... 
Л. Иммәтуллина, 
К. Маркс исемендәге колхозның комсомол 
оешмасы секретаре. 
Басулар сый ала 
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының Ташлыяр бүлекчәсе механизаторлары пар җирләренә органик ашлама чыгару темпын арттыра баралар. Шушы көннәрдә генә дә Атлас фермасы яныннан 3400 тонна тирес 6 километр ераклыктагы пар басуына ташылды... Механизаторларга гомуми туклану оештырылган, хуҗалыкның баш белгечләре, бүлекчә управляющийлары, тирес чыгаручылар янында булып, эшнең барышына юнәлеш биреп, кызыксындырып торалар. Бүлекчә буенча кырларга барысы 13256 тонна черемә чыгарылды. 
Мәхмүт Фәтхуллин. 
Хезмәттә чыныгып 
Безнең “Кызыл Октябрь” колхозы егетләре һәм кызлары яшьтән үк туган төбәкләрендә хезмәттә чыныгып үсәләр. Яшьләрнең авылда күпләп калуы шуның белән аңлатыла да. Быел да каникулга чыгу белән 9-10 класс укучылары төрле тармакларда эшли башлады. Берничә яшүсмер ремонт бригадасына килде... Үлән оны җитештерү цехында ремонт төгәлләнгәч, төзү кирәк-яраклары әзерләргә керештек, такта ярдырып, шомарттык, терлекчелек каралтылары янына ташыдык. Хәзер шунда төзү-яңарту эшләре белән шөгыльләнәбез... 
М. Мифтахов, 
ремонт бригадасы итәкчесе. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев