Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980

Яңа җирләр 
чакыра 
Халык аз урнашкан күп җирле өлкәләр һәм Россия Федерациясе крайлары колхозларына һәм совхозларына ел саен Татарстан АССРдан да йөзләрчә семьялар күчеп килә... Аларга хөкүмәт тарафыннан зур льготалар бирелә. Юл хакы түләнә. Һәр гаиләгә 5 тоннага кадәр багаж-йорт җиһазлары йөртү түләүсез башкарыла. Болардан тыш Волгоград һәм Саратов өлкәләренә китүчеләрнең гаилә башлыгына – 100, ә Оренбург өлкәсе, Бурятия АССРга китүчеләрнекенә – 150шәр һәм гаиләнең һәр членына 50шәр сум күләмендә пособие түләнә... Аларга шулай ук каралтылары һәм җир участогы белән торак йорт бирелә. Ике ел дәвамында квартира хакы түләмиләр. Гамәлдәге нормалар буенча түләүсез ягулык бирелә һәм башка коммуналь уңайлыклар тудырыла. План нигезендә колхозларга күчеп килгән гаиләләр – авыл хуҗалыгы, ә совхозларга күчкән гаиләләр керем налогыннан 8 елга азат ителә. Күчеп килүче гаиләләргә дәүләтнең сатып алу бәясеннән кыйммәт итмичә сыер һәм азык-төлек бирергә рөхсәт ителә. Мал-туар өчен ике ел дәвамында елга 300әр килограмм концентрат бүленә. 
Н. Ханиева, 
хезмәткә урнаштыру 
буенча уполномоченный. 

Тынычлык 
һәм бәхет өчен 
Әле иртәнге сәгать 6 да тулмаган иде. Ә 1 номерлы Мөслим сайлау участогы кешеләрнең шат тавышыннан гөр килеп тора... Кремль курантлары алты мәртәбә суга. Участок сайлау комиссиясе председателе Л. Кадыйров сайлаучыларны РСФСР һәм ТАССР Верховный Советларына, җирле Советларга сайлаулар башлану белән тәбрикли һәм тавыш бирергә чакыра. Беренче булып бюллетеньне сугыш һәм хезмәт ветераны, пенсионер Әмир Гәрәев ала... 
Н. Галиев, 
Мөслим авыл Советы 
башкарма комитеты председателе. 

Ярышта җиңүчеләр 
...Бөтенроссия социалистик ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешүләре, 1979 елгы экономик һәм социаль үсеш планын уңышлы үтәүләре өчен районыбызның “Шуган” совхозы һәм “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы җиңүчеләр дип табылдылар һәм РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байракларына лаек булдылар. 
Халык депутатларының Мөслим район Советына сайлау нәтиҗәләре турында белдерү 
...Барлыгы 75 депутат сайланды. Аларның 37се хатын-кыз, ягъни 49,3 процент; 40ы КПСС члены һәм членлыкка кандидат, ягъни 53,35 процент; 35е партиясез, ягъни 46,65 процент; 48е эшче һәм колхозчы, ягъни 64 процент; 25 депутат 30 яшькә кадәр, ягъни 33,33 процент; 38 кеше, ягъни 50,66 процент узган чакырылышта депутат булып тормады. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев