Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Бусагада – көзге чәчү 
...Көзге культуралар 14800 гектарда урнаштырылачак. Аның 11600 гектарында туфрак хәзерләнде инде. Күренгәнчә, быел чәчүне оптималь срокларда уздырырга тулы мөмкинлек бар. Аны 25 августтан да соңартмау таләбе куела. Күпьеллык тәҗрибә раслаганча, бу – иң яхшы срок. Шул шартта гына уҗымның көзге салкыннарга кадәр көр үсеп, ныгып калуына өмет тотарга була... 
Оешкан төстә 
Әле имтиханнар беткәнче үк Мөслим урта мәктәбе дирекциясе яңа уку елына ныклы хәзерлек җәелдереп җибәрде. Менә өч ел рәттән инде ремонт эшләрен без үз көчебез белән башкарабыз. Моның өчен югары класс укучыларыннан махсус звенолар төзелә. Әйтик, берничә звено класслардагы мебельне төзәтә. Икенче звено түшәм, стеналарны агарта, ә калган звенолар мебельне сөртү, юу һәм буяу белән шөгыльләнә... Дүрт көн дигәндә барлык класс бүлмәләре ремонтланып, агартылып һәм буялып кабул ителде. 
Мидхәт Фәтхуллин. 
Дусайлылар уңышы 
“Урал” колхозының Дусай товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы унынчы бишьеллыкның соңгы елын хезмәттә җиңүләр белән билгеләү өчен көрәш җәелдерде. Июль ае дусайлыларга тагын бер уңыш китерде: алар бу чорда һәр сыердан 311 кг сөт савып алып, хуҗалык буенча оештырылган социалистик ярышта беренче урынга чыктылар. 
Җиңүче коллективта ун кеше эшли. Алар карамагында 205 баш сыер. 
Ә. Хәмәтов. 
Симәклеләр – икенче урында 
Татарстан АССР Министрлар Советы һәм профсоюзларның өлкә советы авыл һәм поселок Советларының 1980 елның ярты еллык ярыш йомгакларын карадылар. Ярышта районыбызның Симәк авыл Советы икенче урынга лаек булды. 
Республика күләмендәге бу җиңү белән симәклеләрне котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез. 
Игътибар үзәгендә – 
терлек азыгы хәзерләү 

Мал симертү буенча специальләшкән ХХII партсъезд исемендәге колхозда ике меңгә якын мөгезле эре терлек асрала, ел ахырына баш санын 2500гә җиткерү планлаштырыла. 
Яңа Усы авылы янындагы калкулык өстендә корылган комплекс тулы куәтенә эшләми әле. Аның мең баш терлеккә исәпләнгән бер торагы һәм азык цехы гына файдалануга тапшырылган... Комплекс янәшәсендәге болытларга омтылган башнялар янында гына тормыш кайный. 

Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев