Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980

Чисталык комиссиясе хәрәкәт итә 
...“Правда” колхозы ферма эшчәннәре хезмәт күрсәткечләрен яхшырта бара. Сыйфатны яхшырту чаралары тормышка ашырыла. Шуларның берсе – чисталык комиссиясе эше. Аның белән колхозның баш экономисты Б. Муллагалиева җитәкчелк итә. 
Комиссия членнары фермага искәрмәстән килеп төшәләр. Торакларның һәм малларның чисталыгы җентекләп тикшерелә. Һәр терлекченең эшенә билге куела. Даими рәвештә узучы терлекчеләр җыелышларында комиссия биргән бәяләргә агымдагы йомгак ясала. 
Ф. Сафин. 

Юлларга – үрнәк тәртип 
...Юл ремонт-төзү участогы коллективы үзенең бурычларын яхшы аңлый. Узган ел без Мөслим-Саклаубаш участогында 6,3 км юл төзедек, капиталь ремонт планын 125 процентка үтәдек. Юл хезмәте күрсәтү планнарын да уңышлы хәл иттек. 1979 елның дүртенче кварталы йомгаклары белән Татарстан автомобиль юллары министрлыгы, автотранспорт һәм шоссе юллар работниклары профсоюзы өлкә комитетының күчмә Кызыл байрагына лаек булдык... 
1980 елга күтәренке йөкләмәләр кабул иттек. 9 км яңа юл салырга, 10 км юл полотносына ремонт уздырырга тиешбез... 
Р. Мөхәммәтов, 
юл ремонт-төзү 
участогы начальнигы. 

Ак утрау, бөдрә утрау 
...Быел баш зоотехник әйткәнчә, һәр сарыктан 3,2 кг йон кыркып, дәүләткә бу төр продукцияне 200 ц тапшырырга тиешләр. Бу үр алар өчен чик түгел. 1978 елда андый биеклек яуланган иде. 
– Быел аннан да күбрәк булыр, ахры, – ди сарыклар караучы Х. Баева. – Комплексның өч торагы сафка баскач, шартлар да бермә-бер яхшырды, ашату да мул. Нәтиҗәдә сарыкларның бәрән салуы кебек ямьсез күренешләр бөтенләй юк... 
Р. Шәмсиев. 
Калинин исемендәге колхоз. 

Культура работниклары 
конференциясе 
13 февральдә культура работни-кларының район конференциясе булды. Ул “Алга” колхозында узды. Конференциядә катнашучылар эшне колхозның Краснояр, Торыш, Елгабаш клубларын, терлекчелек йортларын караудан башлады. Аларны колхоз партоешмасы секретаре Ф. Баһманов, Симәк авыл советы башкарма комитеты председателе М. Вахитова бригадалар тормышы, терлекчеләр йортларының кышлату чорындагы эшчәнлеге, социалистик йөкләмәләрнең үтәлеше белән таныштырды... кунакларны Симәк культура йорты үзешчәннәре якты йөз белән каршылады. Концерт номерлары күрсәтелде. Аннары район культура бүлеге мөдире Х. Спиридонова конференцияне ачык дип белдерде. “Алга” колхозы председателе Г. Кәримов үз чыгышында, хуҗалыкта яшь кадрларның елдан-ел күбәюен әйтеп, аларга ял һәм хезмәт итү өчен тудырылган шартлар белән таныштырды... 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев