Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Үткән көз үзе-безнең колхозда туңга сөрү беткәч, күрше “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына җир сөрергә җибәрделәр. Бераз вакыттан соң акча алырга килдек. Шунда миңа кассир апа, үзең сайлап ал диеп, ДОСААФ лотереясы пачкасы куйды. Мин арадан берсен тартып алдым. 

1980 ел өчен ДОСААФ членнарыннан взнос җыюны яхшырту максатында без атналык игълан иттек. Моны аңлату өчен барлык ДОСААФ комитеты членнары һәм ДОСААФның класс оешмасы председательләре белән киңәшмә үткәрдек. Нәтиҗә матур булды. Бер атна эчендә 700гә якын кеше взнос түләде. 
Без оборона-масса айлыгын менә шулай башлап җибәрдек. 
М. Фәтхуллин, 
Мөслим урта мәктәбенең 
хәрби җитәкчесе. 
*** 
Җир сөргән 
өчен бүләктер 
Үткән көз үзе-безнең колхозда туңга сөрү беткәч, күрше “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына җир сөрергә җибәрделәр. Бераз вакыттан соң акча алырга килдек. Шунда миңа кассир апа, үзең сайлап ал диеп, ДОСААФ лотереясы пачкасы куйды. Мин арадан берсен тартып алдым. 
Лотерея таблицасы кайтты. Мин билетны караганчы ук ”Машина бар” дидем. Күңелем дөрес сизенгән икән: карасам – “Запорожец” отканмын. Трудовиклыларга күрсәткән ярдәмем өчен бүләктер инде бу. 
Ә. Хөснуллин, 
Югары Табын авылы. 
*** 
Ремонтка – 
даими игътибар 
...Ремонтның, техниканы кышкы саклауга куюның бүгенге торышы ничек соң? Күп кенә хуҗалыкларда машиналарны, бигрәк тә комбайннарны һәм сугару җиһазларын саклауга кую канәгатьләнмәслек дәрәҗәдә, стеллажлар, складлар, машиналарга техник хезмәт күрсәтү буенча стационар пунктлар юк. Моның ахыры һәркемгә ачык – аккумуляторлар, чөйсыман каешлар, чылбырлар, электр җиһазлары, гидравлик һәм башка агрегатлар, узеллар вакытыннан алда сафтан чыга. Шуның аркасында, амортизация срогын да эшләтмичә, байтак кына техника гамәлдән чыга. Бу күренеш аеруча “Михайловка”, “Үзәк” совхозларында, М. Вахитов, ХХII партсъезд исемендәге колхозларга хас. Моның сәбәпләренең бер очы механизатор кадрлар әзерләүгә тиешле әһәмият бирмәүгә барып тоташа. Быел, мәсәлән, район буенча 163 механизатор класслыгын күтәрде. “Урал”, М. Горький исемендәге колхозлардан кешеләр аз җибәрелде... 
Киләчәккә йөз тотып 
(“Авангард” колхозының отчет җыелышыннан) 
...Яшьләрнең ялларын тиешенчә оештыру мәсьәләсе дә бөтен калкулыгы белән күтәрелде. Әлегә кадәр клубларның эше кино күрсәтүдән генә гыйбарәт иде. Киләчәктә сорау-җавап кичәләре, КВНнар, спектакль-концертлар, спорт ярышлары уздыру буенча тәкъдимнәр белдерелде. Гомумән, колхоз идарәсе яшьләр мәсьәләсенә йөз белән борылды. 
– Бүген менә 24 яшь иптәшне колхозга член итеп кабул иттек. Киләчәктә алар тагын да күбрәк булсын иде. Ә моның юлы – культура-көнкүреш шартларын яхшырту. Икенче кызыксындыру чарасы – колхозны чын мәгънәсендә алдынгы, яшьләр горурланырлык итү... 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев