Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары
Суга тилмерәбез” Көнебез ерактагы чишмәләрдән су ташып үтә. Колхоз идарәсе күптән инде бер кое казыта башлаган, әле булса да төгәлләми. Өч ел элек артезиан коесы эшләткәннәр иде. Аның да насосы ватылган, төзәтү хакында уйлаучы да юк”.
1980 ел
12 гыйнвар
Халкыбызның лаеклы вәкилләре
Мөслим. “УКамколхозстрой”ның район төзү-монтаж идарәсе коллективы вәкилләренең сайлау алды җыелышын партоешма секретаре Т. Сәхбиев ачты.
Трибунада – прораб Н. Гәрәев.
– Мин үзебезнең коллектив исеменнән 1 номерлы Мөслим сайлау округыннан район Советына депутатлыкка кандидат итеп штукатур-маляр Наилә Әзһәровна Миргасыймованы күрсәтәм. Ул үзен һөнәр остасы, яхшы иптәш итеп танытты. Хезмәтендә әйбәт күрсәткечләргә ирешә.
Бу тәкъдимне идарәнең баш инженеры яклап сөйләде, күрсәтелгән кандидатураның халык депутаты дигән исемгә лаек булуын. Аның бу ышанычны аклаяячагын билгеләп үтте.
Җыелыш бертавыштан карар кабул итте: 1 номерлы Мөслим сайлау округыннан район Советына депутатлыкка кандидат Н. Миргасыймованы күрсәтергә.
Истәлекле очрашу
Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашыбыз Тимерхан Әкмаловның сеңлесе Рәфидә апа Вахитова белән очраштык. Ул Тимерхан абыйның кайсы фронтларда булуы, батырларча һәлак булуы хакында сөйләде.
Без пионер отрядына Т. Әкмалов исеме бирдек.
Л. Газизуллина,
Симәк урта мәктәбе.
15 гыйнвар
Чара күрелгән
“Суга тилмерәбез” Көнебез ерактагы чишмәләрдән су ташып үтә. Колхоз идарәсе күптән инде бер кое казыта башлаган, әле булса да төгәлләми. Өч ел элек артезиан коесы эшләткәннәр иде. Аның да насосы ватылган, төзәтү хакында уйлаучы да юк”.
Яңа Сәфәр авылы гражданнары язган әлеге хат Баек авыл советы башкарма комитеты председателе Х. Вильдановага җибәрелгән иде. Аның хәбәр итүенә караганда, авылда 6 чишмә булып, алар төзек хәлдә тотыла. Халык бүген шулардан файдалана. Артезиан коесы якын көннәрдә ремонтланачак. Моның җөчен “Урал” колхозы идарәсе Әлмәттәге “Ремсельбурвод” оешмасына акча күчергән.
17 гыйнвар
“Урожай” колхозы шоферы Миргазиан Мәзхмүтов урып-җыю күрсәткечләре белән район күләмендә җиңеп чыккан иде. Ул 38 400 центнер ашлык ташыды. Аңа “1979 елда районның иң яхшы шоферы” дигән мактаулы исембирелде, почет лентасы тапшырылды. М. Мәхмүтов хуҗалык елын да югары нәтиҗәләр белән төгәлләде. Ул үзенең ГАЗ-53 машинасы белән 129 мең тонна-километр эш башкарды, 800 килограмм ягулык экономияләде.
19 гыйнвар
Резервларны ачу юлларын эзләп
“Кызыл Октябрь” колхозыныэ унынчы бишьеллыкта ирешкәннәре шактый куанычлы. Ул барлык күрсәткечләр буенча диярлек – районда алдынгыларның берсе. Шуңа күрә дә узган хуҗалык елында КПСС райкомы, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы работниклары профсоюзы райкомының “Игенчелектә югары культура өчен” күчмә Кызыл байрагына, ә 1978 ел нәтиҗәләре белән Бөтенсоюз соөиалистик ярышында җиңеп, КПСС Үзәк Комитеты,Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә кызыл байрагына лаек булды...
М. Госсамов,
С. Бакиев.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев