Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 елгы вакыйгалар белән танышыгыз

Барлык совет кешеләре кебек үк безнең район хезмәт ияләре дә Ватаныбызның алтын юбилеена илһамлы хезмәт белән киләләр. Кайсы гына тармакны алма, яңа уңышлар яулау өчен киеренке эш кайный.

1972 ел 19 сентябрь

Гүзәл булсын Мөслимебез! Район үзәгенең барлык предприятие, учреждение, оешма хезмәт ияләренә район “Сельхозтехника” берләшмәсе эшчеләре һәм хезмәткәрләре мөрәҗәгате

Барлык совет кешеләре кебек үк безнең район хезмәт ияләре дә Ватаныбызның алтын юбилеена илһамлы хезмәт белән киләләр. Кайсы гына тармакны алма, яңа уңышлар яулау өчен киеренке эш кайный.

Без, производство өлкәсендә ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, халыкның культура һәм көнкүрешен күтәрү, үзебезнең яшәү урыныбызны, аерым алганда, район үзәгенямьлү турында да даими кайгыртабыз. Хәзер мөслимдә шактый культура-көнкүреш объектлары төзелә, яңаларын салу планлаштырыла. Алар никадәр тиз срокта сафка бассалар, безнең район үзәге шул кадәр ямьле булыр, безнең көнкүрешебез яхшырыр.

Шуны яхшы аңлаган хәлдә, без, район “Сельхозтехника” берләшмәсе эшчеләре, Мөслимдә төзелә торган культура-көнкүрешобъектларында һәркайсыбыз 5әр көн эшләргә булдык һәм район үзәгендә яшәүче барлык хезмәт ияләренә безнең үрнәккә кушылырга чакырып мөрәҗәгать итәбез. “Гүзәл булсын Мөслимебез!” дигән девиз астында һәркайсыбыз үз хезмәтебезне бирик! СССРның 50 еллык юбилеен каршылауда бу бездән тагын бер өлеш булыр.

(Мөрәҗәгать район “Сельхозтехника” берләшмәсе эшчеләре һәм хезмәткәрләре җыелышында 18 сентябрь көнне кабул ителде).

 

Әдәби почмак

Асия Минһаҗева

Авыл... Моңлы авыл...

Синнән китү шундый авыр.

Китми күңел, үзем китсәм дә

Хисләр кала, кала сагынулар,

Сине күпме якын итсәм дә

Китәм. Сау бул, торган авыл,

Ә йөрәктә – бүген давыл...

Урман юлы... Җырлыйм.

Колак салып тыңлыйм,

Урманнарга дәшәм:

– Китә-ә-әм!..

Кайтавазы килә урманның:

– Китмә-ә-ә!..

– Җырың сагындырыр,

Безне ятим итмә!..

21 сентябрь

Мартен мичләре өчен

Кызыл галстук таккан кызлар һәм малайларның, кырмыскалардай зур-зур йөк күтәреп, әле анда, әле монда күренүе авыл кешеләрен бер мәлгә аптырашта калдырды. Озакламый бу күренешкә югары класс укучылары – комсомоллар да кушылды. Эш тагын да җанланды. Алдан билгеләнгән урында тимер-томыр тавы ясала барды. Димәк, биредә металл ватыклары җыю буенча өмә бара.

 Бу көнне Күбәк урта мәктәбе укучылары 5 авылда мартен мичләре өчен материал җыярга чыктылар. Файдасызга аунап яткан бер нәрсә дә калмады. Җыйналган металл кисәкләре мәктәп ишек алдына китерелде. Өмәдән соң ярышка йомгак ясалды. Җиңүчеләр – кызыл галстуклылар.

С. Вәлиев.

23 сентябрь

Аның яхшылыгы төсенә үк чыккан, диләр Тат. Шуран авылы кешеләре А. Виноградов турында. Хак сүзләр, әлбәттә. Коммунист Андрей Виноградов күп еллардан бирле китапханәче булып эшли. Китапханәгә узган ел Татарстан Культура министрлыгының һәм культура работниклары профсоюзының “Үрнәк эшләркитапханәсе” дипломы тапшырылды. Бу – А. Виноградовның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев