Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел

“Сират күпере кайда микән ул?” дип баш вата күрмәгез, Ольгино янында ул. Калтырап торган бу күпергә керерлек булмагач, шоферлар, механизаторлар елганы болай гына чыкмакчы булалар.

1972 ел

23 ноябрь

Безнең Чукмаргали

Сират күперенә кем хуҗа?

“Сират күпере кайда микән ул?” дип баш вата күрмәгез, Ольгино янында ул. Калтырап торган бу күпергә керерлек булмагач, шоферлар, механизаторлар елганы болай гына чыкмакчы булалар. Ләкин техника дигәнең бер-бер артлы ләмгә керә дә чума, керә дә чума... Хет акырып ела. Мәсәлән, 16 ноябрь көнне машиналарның, тракторларның шунда үкереп утырулары кызганыч булып еракларга таралды... Ә сират күпере тора. Аңа кем хуҗа икән, кайчан ремонтларлар икән ул күперне?

А. Иванов.

28 ноябрь

Социалистик ярышка – киң колач!

Ватаныбызның алтын юбилеен лаеклы каршылау өчен удар вахтага баскан терлекчеләребезнең хезмәт җиңүләре турында куанычлы рапортлар алына.

Калинин исемендәге колхоз:

– Дәүләткә сөт сатуның еллык планы үтәлде. Терлекчеләребез ел азагына планнан тыш 1000 центнер сөт сату өчен социалистик ярышка чыктылар.

“Урожай” колхозы:

– Хәзерләүләр пунктларына 3060 центнер ит озатып, хуҗалык дәүләткә бу төр продукт сатуның еллык план-заданиесен 87 процентка үтәде. Ярыш алдынгылары Д. Рахманова, Р. Солтанова, Ф. Әбүзәрова октябрь аенда һәр мөгезле эре терлекнең 1 килограммнан артык үсеш бирүенә ирештеләр.

“Авангард” колхозы:

– Кошчыларыбыз Наилә Мәрданова һәм Әлфинур Хәйруллина, дәүләткә 220 000 данә йомырка сатып, еллык социалистик йөкләмәләрен 5 ноябрьгә үтәделәр.

30 ноябрь

Ирләр кичәсе

Олы Чакмак культура йортында ирләр кичәсе булды... Партоешма секретаре Г. Гайнетдинова, авыл советы председателе А. Костин, укытучы И. Ситдыйков һәм медпункт мөдире Б. Батырханова иптәшләр эчтәлекле лекцияләр укыдылар. Соңыннан фикер алышулар булды. Мораль яктан үз-үзен начар тотучыларга халык үзенең катгый сүзен әйтте. Эчүчелек белән шөгыльләнүчеләр кисәтелде. Кичәдә катнашучылар аракының семья тормышына, сәламәтлеккә зыян китерүен җирле мисаллар өстендә ачып бирделәр.

А. Костин.

Сал. Мухан сигезьеллык мәктәбендә укытканда да Мисбах ага Сөләйманов колхоз эшчәннәре арасында ялкынлы агитатор буларак шөһрәт казанды. Пенсионер укытучыны – актив җәмәгать эшлеклесен хәзер дә авыл хезмәтчәннәре арасында еш очратырга мөмкин.  

“Авыл утлары” газетасыннан алынды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев