Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел вакыйгалары

ССР төзелүнең 50 еллыгы хөрмәтенә социалистик ярышта иң зур нәтиҗтәләргә ирешкән өчен Киров исемендәге колхоз РСФСР Верховный Советы Президиумының, РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның юбилей Почет грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде...

1972 ел

23 декабрь

Моторлы кул чалгысы

Игенченең моторлы чалгы булдыру турындагы хыялы тормышка ашты: “КМР-1” маркалы моторлы кул чалгысы эшләп чыгарылды. Ул 4,5 ат көче егәрлекле двигатель белән эшли. Агрегатны күчереп йөртү дә уңайлы. Чалгының киңлеге 1 метр. Авырлыгы – 65 кг. Аның хезмәт җитештерүчәнлеге – 1 сәгатькә 0,4 га. Бу кул белән чабуга караганда 8 тапкырга күбрәк.

(ТАСС).

26 декабрь

Киров исемендәге колхозга – юбилей Почет грамотасы

СССР төзелүнең 50 еллыгы хөрмәтенә социалистик ярышта иң зур нәтиҗтәләргә ирешкән өчен Киров исемендәге колхоз РСФСР Верховный Советы Президиумының, РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның юбилей Почет грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде...

ТАССР Министрлар Советының капиталь төзелешидарәсе начальнигы Ш. Д. Сафин сүз ала. Ул хуҗалык хезмәтчәннәрен уңышлар белән котлый һәм колхоз председателе Социалистик Хезмәт Герое Л. Мусинга әлеге Почет грамотасын тапшыра. Зал алкышларга күмелә. Почет грамтосы кулдан-кулга күчә...

...КПСС райкомының беренче секретаре Р. Х. Хәбибуллин кировлыларны олы бүләк белән котлады, эштә булган кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтте. Тантаналы җыелыш 1973 ел өчен социалистик йөкләмәләр кабул итү белән төгәлләнде.

28 декабрь

Хезмәт ияләре интересларында

СССР Верховный Советы Президиумы кабул иткән Указ нигезендә төп эш урынында айга 70 сумга кадәр эш хакы ала торган эшчеләрдән һәм хезмәткәрләрдән доход налогы алу һәм өйоәнмәгән, ялгыз һәм аз семьялы СССР гражданнарыннан налог алу туктатыла. Төп эш урынында айга 71 сумнан 90 сумга кадәр эш хакы ала торган эшчеләрдән һәм хезмәткәрләрдән доход налогы ставкасы һәм өйләнмәгән, ялгыз һәм аз семьялы СССР гражданнарыннан алына торган налог уртача 35,5 процентка киметелә. Бу Указ шулай ук эшчеләр һәм хезмәткәрләр белән буртөрле нигездә доход налогына тартылган хәрби хезмәткәрләргә, укучыларга һәм башка гражданнарга җәелдерелә.

Указ СССР районнарында акрынлап, тиешле районда халык хуҗалыгының производство тармаклары эшчеләре һәм хезмәткәрләре өчен айга минималь эш хакын 70 сумга кадәр күтәрү белән бер үк вакытта гамәлгә кертелә. 

31 декабрь

Игенчелек алдынгыларына – дан!

СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, башка игенчелек продуктлары җитештерүне һәм дәүләткә сатуны арттыруда ирешкән уңышлары һәм игеннәрне урып-җыюда күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен районыбызның игенчелек алдынгылары СССР орденнары һәм медальләребелән бүләкләнделәр. Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән: Латыйпов Вәли Габдрахман улы – М. Горький исемендәге колхоз комбайнчысы; “Почет билгесе” ордены белән: Кәрамуллин Хәкимулла Кәрамулла улы – Киров исемендәге колхоз тракторчысы; “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән: Гыйльфанов Хисаметдин Ризатдин улы – “Трудовик” совхозы комбайнчысы; “аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән: Хәсәнова Рүзилә Өлфәт кызы – “Правда” колхозы тракторчысы.        

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев