Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1972 ел вакыйгалары белән танышыгыз

1 сентябрьдән 1973 ел өчен газета-журналларга подписка башлана.

1972 ел 31 август

Районыбызда 10 урта, 14 сигезьеллык, 35 башлангыч һәм 1 махсус мәктәп-интернат бар. Аларда 8500 укучы белем ала.

742 бала мәктәпкә беренче мәртәбә аяк баса.

Чыгарылыш классларында 533 укучы укый.

                       ***

Белдерү

Мөслим райпосының хуҗалык исәбе буенча эшләүче район сәүдә берләшмәсе сатып алучы өчен уңай шартларда – беренче взнос алмыйча кредитка – кер юу машиналары сата.

Мөслим райпосы. 

                        ***

1 сентябрьдән 1973 ел өчен газета-журналларга подписка башлана

Хөрмәтле укучыбыз!

“Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталарына подписка башлана.

Язылу бәяләре: 1 елга – 3 сум 12 тиен. 6 айга – 1 сум 56 тиен. 3 айга – 78 тиен.

Язылу өчен элемтә бүлекчәләренә, матбугат таратучыларга мөрәҗәгать итегез!

           2 сентябрь

Беренче сентябрьдән 1973 ел өчен газета-журналларга подписка башланды. Әйтергә кирәк, вакытлы матбугатны тарату эше бездә елдан-ел яхшыра бара. 1972 ел өчен, мәсәлән, 4100 данә үзәк, 8661 данә өлкә һәм 6616данә район район газеталарына подписка уздырылды. Һәр 1000 кешегә уртача 1215 данә газета һәм журнал туры килде.

Узган елгы подписка кампаниясендә Шуган элемтә бүлеге (начальнигы Кривошеев) яхшы эшләде. Биредә һәр 1000 кешегә 1329 данә газета-журнал , шул исәптән һәр 100 хуьалыкка 101 данә район газетасы таратылды...  

7 сентябрь

Төгәлләнде

 Колхозыбыз механизаторлары киләсе ел уңышына гыклы нигез салуга җитди әһәмият бирәләр. Бәрәңге һәм чөгендер җирләрен исәпкә алмаганда, хуҗалыкта туңга сөрү үткәрү нигездә 2 сентябрьгә төгәлләнде...

Туңга сөрү буенча бригадалар арасындагы ярышта симәклеләр җиңеп чыкты.

З. Рәхмәева,

“Алга” колхозы бухгалтеры.

                            ***

Пошмыйлар

“Урал” колхозы шактый еллар терлекчелек буенча артта сөйрәлә. Быел да бу тармакта уңай борылыш сизелми. Җәмәгать терлекләреөчен азык базасының йомшак булуы шуны раслый. .. Быел исә ураллылар, елның коры килүен сәбәп иткән... азык белән тәэмин ителеш – 30 процент. Шуңа да карамастан, хуҗалык җитәкчеләре булган мөмкинлекләрдән файдаланып калырга ашыкмыйлар. Хәзер районда бәрәңге сабагын силослау бара... Кызганычка каршы, бу эш биредә башланып кына калган... Бәрәңге сабагы җыюга куелган КИР-1,5 чапкычы башка максат өчен алынган һәм силослау тукталып калган.

М. Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев