Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1971 ел вакыйгалары

Хәтерегездәдер, якташыбыз, почетлы спорт мастеры Фаиз Хуҗин редакциягә үзенең күп санлы призларының берсен биргән иде.

1971 нче ел  26 июнь

Спорт сөючеләр игътибарына

Хәтерегездәдер, якташыбыз, почетлы спорт мастеры Фаиз Хуҗин редакциягә үзенең күп санлы призларының берсен биргән иде. Бу приз өчен ярышлар беренче тапкыр узган ел булды. Аны “авангард” колхозы командасы яулады. Редакция быел да Фаиз Хуҗин призына җиңел атлетика ярышлары үткәрә. Бу тантана 10 июльдә булачак. Хуҗалык һәм мәктәп физкультура коллективларының ярышларга хәзерләнә башлауларын үтенәбез. Ярышлар турындагы положение якын көннәрдә газетада игълан ителәчәк.

Редакция.       

                       *** 

5 август

Сдачага... шырпы

...магазиннарда көненә күпме һәм нәрсә генә алсаң да, сатучылар, сдачага акча кайтарып бирергә тиеш булсалар да, 1 тиенгә дә, 2-3 һәм 4 тиенгә дә шырпы сузалар. Көн буенва дистәләп кап җыела. Нигә акча бирмичә, шырпы бирәсез дигәч, вак акча юк, дип җавап бирәләр. Вак акча бар, аны карап торуы гына кыен. Сдачага бирелгән шырпылар белән хәзер бер ящик тула инде. Райпотребсоюз җитәкчеләре, бәлки, аларны сатып алуны оештырырлар?

Н. Сафиуллина.                

                             ***

14 август

Йолдыз данлый

Кичә район үзәгендәге Кызыл йолдыз 12 августта 20 гектар борчак чапкан “Правда” колхозы механизаторы Нәҗметдин Хәкимовны данлап янды.   

                                  ***

Саннар сөйли

Районыбызда 6326 спортчы бар, бу һәр бишенче кеше спорт белән шөгыльләнә дигән сүз;

Үткән ел массовый разрядлы 630 спортчыхәзерләнде;

 Велосипед спорты буенча район җыелма командасы республикада икенче урынны тота.

Кубоклар саклана:

ату спорты буенча– “Трудовик” совхозында;

чаңгы спорты буенча – Мөслим урта мәктәбендә;

җиңел атлетика буенча – Фаиз Хуҗин исемендәге кубок – “Авангард” колхозында.

1970 елда 200 призывник “Ватанны сакларга әзер!” (ГЗР) значогына нормативлар тапшырды.

Районда беренче разрядлы ?? спортчы бар; үткән ел аларның саны 4 кешегә артты.

19 август

Чукмаргали почтасыннан

Бар икән күрәселәр...

Эх, Чукмаргали агай, эләкте безнең...авыл халкы бер сатучыга. ..Кибеткә кереп, “эһ” дип бер сүз әйтсәң, авызыннан ут чәчә башлый. Төрлк кушамат тагу, хайван исемнәре белән атау дисеңме  – берсе дә калмый.

Яңа кайткан товарларны теләсә сата, теләмәсә күрсәтми дә. Эшче-хезмәткәрләр өчен кайткан онны ничек итеп тели, шулай сата, күпләрнең онын үзләштереп калуы да билгеле булды.

Күптән түгел кибеттән шикәр алдык. Карасак, таралып тора: ахры, “ялгыш” өстенә су түккәннәр. ..Беләсе иде: бу сатучы безгә тагын ниләр күрсәтер икән?

М. Габсаттаров.                                                                                                   

“Авыл утлары” газетасыннан алынды.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.                                                                                                                                                                                                             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бу көнне Мөслимдә 1971 ел