Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1985 ел. Олы юлга чыныгу алып Тиздән – мәктәпләрдә соңгы звонок. Районыбызның 381 чыгарылыш класс укучысы өчен ул олы, мөстәкыйль тормыш юлына чыгуны хәбәр итеп шалтырар...

Узган елгы чыгарылыш класс укучылары үрнәгендә һәм Әмәкәй урта мәктәбенең чыгарылыш укучыларына кушылып, тиздән урта белем турында таныклык алачак егет һәм кызларның абсолют күпчелеге, ә Тат. Бүләр, Шуган, Симәк, Баек, Тойгелде, Шуганка урта мәктәпләренең унынчылары класслары белән туган колхозларында һәм совхозларында эшкә кала...Узган елда 444 чыгарылыш класс укучысыннан 376 егет һәм кыз ту-ган авылында калган иде. Аларның 130ы хәзер механизатор булып, 173е терлекчелектә эшли. М. Йосыпов,
район халык мәгарифе бүлеге мөдире. 
21 май
Байрак тапшырылды
ТАССР Министрлар Советы һәм профсоюзлар өлкә советы карары нигезендә дәүләт страхованиесе буенча эштә иң югары күрсәткечләргә ирешеп, районыбыз республика шәһәрләре  һәм районнары ярышының 1985 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылган һәм күчмә Кызыл бай-ракка лаек булган иде. Район Советы башкарма комитетының утырышлар залында байрак тапшыруга багышланган тантаналы җыелыш булды. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев