Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

КУЧКАР

Көч-куәтегез кимегән мәл, психик хәлегез дә тотрыксыз, шуңа күрә мөһим эш башламаска киңәш ителә. Зур тырышлык таләп итмәгән гадәти мәшәкатьләр белән шөгыльләнегез. Бераз ял итсәгез дә начар булмас.

ҮГЕЗБОЗАУ

Акча мәсьәләсендә игътибарлы булыгыз. Кәеф-сафага чыгымны киметегез. Эштә дә «болытлар куерыр», соңламаска, бурычларыгызны төгәл үтәргә тырышыгыз.

ИГЕЗӘКЛӘР

Акча эшләү өчен уңайлы атна. Шулай да кызыктыргыч тәкъдимнәрдән баш тартуыгыз хәерле. Җентекле өйрәнелгән эш-гамәлләрдә генә уңыш көтелә. Кайсы чакта ныкышмалылык та таләп ителер, мөгаен. Бирешмәгез, тырышлыкның файдасын күрерсез.

КЫСЛА


Көч туплагыз – бу атнада сезне бик күп эшлекле очрашулар көтә. Алар һөнәри үсешегезгә уңай йогынты ясар. Үзегезгә һәм башкаларга карата таләпчән булыгыз, һәр җәһәттән катгыйлек күрсәтегез, фикерегезне яклагыз.

АРЫСЛАН

Якыннарыгыз гадәти яшәү рәвешен үзгәртергә мәҗбүр итәр, мөгаен. Рульдә, электр приборларын кулланганда игътибарлы булыгыз – уйланылмаган эш-гамәлләрегезнең башкаларга зыян китерүе ихтимал.

КЫЗ

Бу арада хис-тойгылар өстенлек итәр, сөю утында янарсыз, мөгаен. Шулай да башыгызны югалтмагыз, алда сезне зур һәм мөһим эш көтә. Аны сездән башка берәү дә башкара алмас, көч туплагыз.

ҮЛЧӘҮ


Куәтегез ташып тора, кәефегез дә, сәламәтлегегез дә шәп. Шулай да сүзегезне үлчәп сөйләгез, гамәлләрегезне уйлап башкарыгыз. Гомумән, һәр җәһәттән алдан ук план төзеп куярга киңәш ителә. Дус-ишләрегез белән очрашу өчен дә вакыт табыгыз.

ЧАЯН

Бу атнада игътибарыгызны акча һәм мәхәббәт мәсьәләләре җәлеп итәр, мөгаен. Менә шул өлкәләрдә уңыш көтә, тик ике шартны үтәргә туры килер: чыгымнарны чикләгез һәм якыннарыгызны тәнкыйтьләмәгез, аларның холкын үзгәртергә тырышмагыз.

УКЧЫ

Саулыгыгызга игътибар итегез. Авырый башласагыз, кичекмәстән чара күрегез. Йорт мәшәкатьләрен якыннарыгыз белән уртаклашыгыз, эштә дә талчыгудан сакланыгыз, югыйсә сәламәтлегегез какшар.

КӘҖӘМӨГЕЗ

Мөһим эшне ай башында башламаска киңәш ителә. Шуңа кадәр эшмәкәрлекне туктатып торырга, аралашуларны мөмкин кадәр чикләргә, сүзгә килмәскә киңәш ителә. Хезмәттәшләрегезгә карата таләпне дә бераз киметү зыян итмәс.

СУКОЯР

Эштәге проблемалардан читләшә һәм шәхси мөнәсәбәтләрдә шымып кала алмассыз. Ничек кенә булмасын фикерегезне ныклы яклагыз, үз мәнфәгатегезне алга куегыз. Февраль башында акчаны бушка сарыф итмәскә тырышыгыз, ташламалы әйбер сатып алмагыз.

БАЛЫК

Бәхәс-низаглардан сакланыгыз. Хезмәттәшләрегездән – тәнкыйть, җитәкчелектән шелтә сүзләре ишетергә туры килер, мөгаен. Аклану яки каршы чыгу сөземтә бирмәс. Тиздән барысы да ачыкланыр, гаделлек тантана итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев