Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Бу атнага йолдызлар нәрсә фаразлый икән?

Кучкар

Тормышны яңа биттән башларга вакыт. Күптәннән күзегез төшеп йөргән кешенең йөрәген яулый алачаксыз.

Үгезбозау

Тормыштагы яшерен вакыйгаларның чит чит кешеләргә ачылу ихтималы зур. Бу романтик рухтагы очрашулар өчен кулай вакыт.

Игезәкләр

Яратылырга телисез икән, үзгәрергә тырышырга кирәк. Мөнәсәбәтләргә нинди дә булса яңалык кертергә тырышыгыз.

Кысла

Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрнең кискенләшү куркынычы бар. Низагтан саклану өчен юл куярга өйрәнергә кирәк. Тиздән барысы да уңай якка үзгәрә.

Арыслан

Мәхәббәт өлкәсендә бар да яхшы. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Ерак юлга чыкмаска тырышыгыз. Романтик очрашулар өчен кулай ваыт.

Кыз

Мөнәсәбәтләрдә әлегә кризис. Алардан кемдер яңарып, кемдер бушанып чыгар. Хисләрегезне саклагыз, алар чын булса, бернинди киртә дә куркыныч түгел.

Үлчәү

Юл куярга өйрәнергә кирәк. Ул кеше сезгә якын икән, аның карашы белән килешергә туры киләчәк.

Чаян

Эштә һәм сәламәтлектәге проблемалар тормышта чагылыш тапмый калмый. Романтик маҗаралар вакыты түгел, сабыр һәм акыллы булыгыз.

Укчы

Мәхәббәттә уңыш көтә. Романтик очрашуларга вакыт табыгыз, хисләрегезне тыймагыз.

Кәҗәмөгез

Гаиләдә аралашу булсын өчен үзегезгә тырышырга кирәк. Ремонт яки төзелеш башлау низагны кисәтергә ярдәм итә.

Сукояр

Атна аралашуларга бай була. Яңа танышлар таба алачаксыз.

Балык

Бу бүләкләр вакыты, үзегез дә саранланмагыз. Бер-береңә булган игътибар мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев