Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әниләр имтихан бирде

“Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләрне Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру.

26 февраль көнне республика мәктәпләрендә Бөтенроссия акциясе кысаларында әти-әниләр өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде. Әти-әниләр тарафыннан имтихан тапшыру көне ел да уздырылып килә. “Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләрне Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Әти-әниләр бу көнне үзләре дә бик дулкынланды, төрле хисләр кичерде, барлык биремнәрне дә эшләп өлгерүчеләр дә, өлгермәүчеләр дә булды” ,– ди район мәгариф идарәсе методисты, дәүләт аттестациясенең муниципаль координатор Лилия Галимова. Мөслим районында бердәм дәүләт имтиханын тапшыру лицейда уздырылды: 15 әти-әни, кулларына каләм белән паспорт тотып, класска уздылар. Күзәтү астында “укучылар” ике сәгать буе тест биремнәре эшләделәр. Ә имтиханда барлыгы 15 сорау иде, шуның иң соңгысы - иҗади бирем, рус теленнән инша язу. Нәтиҗәләр канәгатьләнерлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев