Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессының Мөслим бүлеге вәкилләре киңәште

Бөтендөньяда глобальләшү процессы барган заманда, татар халкының киләчәге нинди булыр? Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклый алырбызмы? Районыбызда яшәүче башка халыклар үз традицияләрен, тел-лөгатьләрен югалтмасмы? Әлеге сорауларга җавапны Бөтендөнья татар конгрессының Мөслим бүлегенең үзәк китапханәдә үткән җыелышында бергәләп эзләделәр.

Бүлек җитәкчесе Лилия Садриеваның 2016 ел өчен хисабы тыңланды, алда торган бурычлар тәгаенләнде. Башкарылган эшләр шактый. Район үзәк китапханәсендәнге уңай үзгәрешләр, "Мөслимлеләр" исемле әдәбият көннәре үткәрү; әдәбият, тел галимнәре, сәнгать әһелләре белән очрашулар; курайда, гөсләдә, сорнайда, кубызда һәм башка халык уен коралларында уйнаучыларның "Аһәңле Татарстан" республика конкурсы һәм башка мәдәни һәм иҗтимагый чаралар бихисап. Россия төбәкләрендә үткәрелүче Сабантуйларда да безнең район делегациясе һәрдаим катнашып килә, моңга, җырга сусаган милләттәшләребезгә чын мәгънәсендә бәйрәм ясый.

Узган ел районда "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый берләшмәсенең җирле бүлеге оешты, быел Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге ачылды. Җирлегебездә яшәүче халыкларның рухи, мәдәни мирасын барлау, саклау мәсьәләсенә Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов та аерым тукталды. Июнь аенда Мөслим районына Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать һәм тарих институты археографик, археологик, эпиграфик, диалектологик һәм фольклор экспедициясе оештыра. Бер атна дәвамында галимнәр җирлегебездә сакланган борынгы көйләрне, җыр-бәетләрне, кулъязмаларны, каберташ язуларын өйрәнәчәк. "Эш вакыты бик аз, галимнәр эш башлаганчы, үзебезгә әлеге мирасны барлап куярга кирәк", - дип, Мөслим халкын галимнәргә ярдәм итәргә, булган рухи байлыгыбыз белән уртаклашырга чакырды Рушат Җәүдәтович. Әлеге экспедиция нәтиҗәсендә районыбызның рухи мирасы турында китап басылып чыгар, дип көтелә.

Утырышта "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый берләшмәсенең район бүлеге җитәкчесе Эльмира Тимергалиева башкарылган эшләр, алдагы бурычлары турында сөйләде. Телне саклап калу максатында, "Бишек җыры" конкурсы үткәрү уйлары белән дә бүлеште.

- Халыкның үзаңын үстерү, телебезне саклау, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне яңарту юнәлешендә башкарасы эшләребез күп әле, - диде Л. Садриева. Киләчәгебез матур, тыныч булсын өчен, һәр милләт, үз туган телен кадерләп, әби-бабалары мирасын саклап алдагы буыннарга тапшырырга тиеш.

Айгөл Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев