Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөтен Татарстанга берәү! ФОТОРЕПОРТАЖ

Татарстанның иң актив уйлап табучысы Мөслим районында яши.

Үрәзмәт авылында яшәүче Гүзәлия Шәйгарданова - иң яхшы уйлап табучы да, “Ел укытучысы”, "Ел хатын-кызы” бәйгеләре җиңүчесе дә. Үзе - өч бала әнисе. Аның дистәләгән бүләкләре һәм Мактау грамоталары бар. Башлангыч сыйныф укытучысы үзе һәм укучылары өчен белем бирү офыкларын киңәйтергә булган. Ул җитәкләгән автомодельләштерү түгәрәгендә Үрәзмәт авылының барлык малайлары шөгыльләнә.

– Уйлап тапкан әйберләремнең берсе – педальле машина. Әлеге техниканы ясау өчен тартып йөри торган арба тәгәрмәчләре, квадрат һәм профильләр, иске велосипед педальләре, “Ока” машинасының запас частьләре тотылды. Йөк ташый торган машина дисәң дә була аны. Евадроциклның бер төре булды ул, – ди Гүзәлия Шәйгарданова. Мәктәп ишегалдындагы велосипедлы карусель фин ворошилкасыннан ясалган. Подшипниклар белән беркетелгән ныклы таган ул! Кукуруз машинасының редукторын алып, аны велосипедка көйләп куйганнар. Тәрбияче велосипед тәгәрмәчләрен әйләндергәндә, балалар рәхәтләнеп карусельда әйләнә.

– Гүзәлия Шәйгарданованың укучылары ел саен республика һәм Россиякүләм конкурсларда призлы урыннар яулый. Аяк тренажеры да ясадылар. Аның өчен кирәкле дискларны вертолет заводыннан кайтартты Гүзәлия. Мәктәптә үзйөрешле танк та бар. Мәктәп янындагы коены мәктәп каравылчысы Ирек Хәертдинов белән бергәләп ясадылар. Хатын-кыз ясаган, димәссең. Үзе шлифовать итә, такта-тимерләрне үзе ышкый, үзе кисә. Уникаль шәхес ул - Гүзәлия! – ди мәктәп директоры Илсур Исламов.

Гүзәлия апаны һәм ул уйлап тапкан әйберләрне хәзер республикада да беләләр. Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов райондашыбызга шомарту машинасы, перфоратор, лобзик, шуруповерт бүләк итте. Гүзәлия апаның бүләккә сөенече чиксез булды. Үзе әйтмешли, “яңа проектлар өчен күбрәк мөмкинлекләр барлыкка килде”. Гүзәлия апаның улы Газинур да әнисе җитәкләгән түгәрәктә шөгыльләнә. Газинурның “Экзотика” теплицасы экзотик үсемлекләр һәм җиләк-җимеш үстерү өчен эшләнгән. Экзотик җиләк-җимеш өчен биредә кирәкле микроклимат саклана.

Гүзәлия апа экзотик үсемлекләр һәм җиләк-җимешләр үстерә, алар арасында банан, киви, маракуйя, фейхоа, инжир һәм маньчжур чикләвеге, тагын әллә нәрсәләр бар.

– Экзотик үсемлекләр үстерергә күптән хыяллана идем. Иң элек аларның безнең шартларда ничек үсүен, ничек тәрбияләргә кирәклеген өйрәндем. Заказ биреп кайтарырдай кибетләрен эзләп таптым. Питахайя??, гранат, кипарис, лимон, мандариннарым матур итеп үсеп киләләр. Финик, инжир, опунцияләргә дә бездәге һава торышы уңай, – ди бар яклап та булган райондашыбыз.

Өйдәге үсентеләр өчен җылы һәм дымлы һава кирәк икән. Һаваны махсус җайланма белән тикшереп тора райондашыбыз. Кышын кояшны фитолампа алыштыра. Экзотик үсемлекләргә бары тик кар һәм яңгыр сулары гына сибә. Лимоннары һәм мандариннары өлгереп килә инде Гүзәлия апаның. Бакчаларын урап чыкмалы түгел. Без ишетеп кенә белгән һәм белмәгән әллә нинди экзотик үсемлекләр, экзотик җимешләрнең бөтен сыйфатларын, нәрсәгә файдалы булуларын да белә Гүзәлия апа.

Тамарилло, наранхилла, гуми,  годжи, сакура, зизифус, хөрмә, актинидия, киви, шәфталу... Болары - истә калганнары гына. Үрәзмәт авылының гади бер бакчасына бөтен экзотик үсемлек һәм җиләк-җимеш сыеп беткәндер төсле! Үзебезнең якларда үсә торган алмагачлар, суган-кәбестәләр белән бергә биредә алыча, персик, абрикослар, кизил агачлары, шелковица, фундук, арахис, әстерхан чикләвеге дә үсә.

Барысына ничек өлгерәдер?! Әле бит ул башлангыч сыйныфлар укытучысы да! Ихатада күпләп мал-туар, кош-корт та тоталар. Бакчадагы санаулы кишер-кыяр түтәлләрен дә карап-тәрбияләп торырга җитешмим диючеләргә Гүзәлия апаның бакчасын күрсәтәсе иде.

Шәйгардановлар – авылдашларын берләштереп яшәүче гаилә. Үзләре яшәгән җирлекне дә бергәләп төзекләндерәләр. Авыл халкы белән берлектә алар балалар мәйданчыгын чыбык-койма белән уратырга уйлыйлар.

Гүзәлия апаның хыялы – аквариумлы аквапарк ачу, шул паркта маньчжурия чикләвеген утырту һәм аның күләгәсендә ял итү. Райондашыбызның гектарлы бакчасында кәһвә, төрле гөмбәләр үсә.  Розмарин, лаванда кебек шифалы үлән-тәмләткечләр дә бар.

Теләге булганнар эшли дә, матур итеп яши дә белә. Шәйгардановлар гаиләсе җирлек өчен генә түгел, бөтен Татарстанга берәү генә!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев