Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ӘБРИ ХӘБРИЕВ ДУСТЫН ҮЛЕМНӘН КОТКАРУ ТАРИХЫ ТУРЫНДА: "ҖАНДА РӘХӘТЛЕК СИЗӘМ!"

"Күптән кертмәкче идем, тик, нигәдер, кул җитмәде. Эт елының килүе көтелгәндер, мөгаен", - дип язган Данияр Инстаграмдагы аккаунтында.

"Күптән кертмәкче идем, тик, нигәдер, кул җитмәде. Эт елының килүе көтелгәндер, мөгаен. Нидән башларга да белмим.

Кыскасы, мәгълумат безнең авылда йорт сакчысы вазыйфасын башкаручы "Lucky" кушаматлы этем турында. Белмим, шулай туры киләдерме, үзем алман (немец) овчаркасы һәм хаски токымнарын яратсам һәм алырга теләсәм дә, юлыма һәрвакыт урам этләре (дворняжка) очрый.

Бу очрак та шулар исәбеннән. 2016 елның апрель аенда инстаграм челтәрендә

@verobrika

тарафыннан урнаштырылган фотога тап булдым. Анда бер эт баласына ярдәм сорап язылган иде. Бу көчек, зур этләр тарафыннан эзәрлекләнеп, үлем хәленә калган иде. Арт боты чәйнәлгән, сөякләре сынган! Изге күңелле кешеләр "сабыйны" ветеринар клиникага алып килә һәм шунда дәвалануга калдыра. Постта эткә күрсәткән ярдәмнең чыгымнарын капларга ярдәм сорап мөрәҗәгать ителгән.

Ике дә уйламый Вероникага шалтыратып: "Этне үземә алам!!!"- дидем. Марина исемле кыз белән элемтәгә кереп, клиникага барып, барын да белешеп, Lucky белән танышып кайттым. Үз итте! Болганган койрык шуны раслагандыр.



Май ахырларында маэмай безгә авылга кайтты. Үз кулларым белән аңа матур оя да ясап куйдым. Яшәү урынын ошатты - чыкмады да шуннан. Оя оя белән, тик, ярасын чистартып торуга да карамастан, үлек чыгу туктамады. Аксаклап йөрүе дә көннән-көн ныграк сизелә башлады. Димәк, нидер дөрес түгел! Бер атнадан кабаттан клиникага юл тоттык. Калдырырга туры килде.

Аерылу озакка бармады: 7-10 көн дигәндә "сабыйны" кабаттан авылга алып кайттым. Шуннан бирле Lucky - минем якын дустым! Үсте, энергиясен кая куярга белми, уйный, йөгерә! Ташбаш белән бер! Иң мөһиме - урамда сукбай булып йөрми! Шунысына шатланам! Үз гомеремдә авылга ничә эт алып кайттым - барысы да урамныкы. Димәк, шулай язган. Урам этләрен дә кемдер үз канаты астына кертергә тиештер бит? Шундый кешеләр рәтенә керә алуым белән сөенәм, җанда рәхәтлек сизәм!

Шуны гына әйтим: үз гомерегездә бер тапкыр булса да сукбай эт яки мәче алып кайтыгыз. Бер тапкыр булса да, шундый изгелек кылыгыз! Чөнки аларның да хуҗалы буласы, аларның да үзенчә "бәхетле" тормышта яшисе килә.

Искечә Яңа ел белән, дуслар!"









"Мондый изге кешеләр булганда, Җир шары әле озак яшәячәк!" - дип бәяләгәннәр Әбри Хәбриевнең бу адымын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев