Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге сабагы – дошманлыкка сәбәп?

Корыган яфрак һәм бәрәңге сабагы яндырган өчен административ беркетмәләр төзү каралган.

Халык бәрәңге ала. Елга бер генә килә торган бәрәңге сезоны райондашларыбыз арасында берникадәр киеренкелек тудыра кебек. Бәрәңге үзе түгел, ә аның сабагы. Дөресрәге, сабак яндырудан чыккан төтен.

Бу көннәрдә Мөслим өстенә таралган төтенгә игътибар итәсездер. Берара төтен кичләрен генә таралса, хәзер аның исен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сизәргә була. Бу кемдер өчен гадәти күренеш булса, кайберәүләр төтен исен авыр кичерә. “Матур, җылы көннәрдә балалар вакытын урамда уйнап үткәрә. Алар бәрәңге сабагы яндыручыларның, зыянлы төтенен иснәргә дучар. Балалар хакына булса да шушы эшегезне туктатыгыз инде”, – дип яза берәү социаль челтәрдәге Мөслим төркемендә.

Кемнәрдер, бәрәңге сабагын яндыруны хупламаса да, төтеннең бернинди зыянын да күрми. Зыяны бармы, юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Әмма йорт-җир тирәсендә учак ягып, янгын чыгару куркынычы тудыручылар өчен кисәтү һәм административ штрафлар каралган.

– Гражданнар өчен аның күләме 2-3 мең сум булса, юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр учак махсус янгын чыгудан саклану режимы вакытында ягыла икән, штраф күләме аннан да арта. Моннан тыш, корыган үлән яндырган өчен дә административ штрафлар каралган. Рөхсәт ителмәгән урында учак яндыру, бердән, янгын куркынычы тудырса, икенчедән, кесәгезгә дә сугарга мөмкин, – ди Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча җитәкче урынбасары Рушан Фәрхетдинов.

Бәрәңге сабагын яндырган очракта да, учак каралты-курадан һәм биналардан кимендә 50 метр ераклыкта, учак яны казылган һәм аның янында сулы чиләк булырга тиеш. Ә иң яхшысы: сабакларны яндырырга түгел, ә бакчаның берәр почмагына күмеп куеп, черегәнен көтеп, киләсе елга аны ашлама итеп куллану.

Аннары төтеннең сәламәтлеккә дә зыяны зур. Бу хакта табиблар да кисәтә.

– Чүп-чар, корыган үлән, сабаклар яндырудан чыккан төтен һаваны нык пычрата. Мондый төтеннең аеруча балалар, өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар һәм йөрәк-кан тамырлары системасы, үпкә авыруларыннан интегүчеләргә зыяны зур. Корыган үлән һәм яфраклар яндыру нәтиҗәсендә агулы матдә – бензапирен бүленеп чыга. Бу, үз чиратында, куркыныч авырулар сәбәпчесе булырга мөмкин. Әле язын бәрәңгене колорадо коңгызына каршы пестицидлар белән эшкәртәбез бит. Кеше организмына эләккән химик матдәләр тын алуны авырайта, үзәк нерв системасына зыян сала, башны авырттыра, ашказаны эшчәнлеген боза һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин, – ди район үзәк хастаханәсе кардиологы Тәнзилә Зиннурова.

Чыннан да, тын юллары авыруларыннан интегүчеләр әле төтенсез вакытта да иркенләп сулый алмый. Ә бөтен дөнья төтенгә күмелгәч, нишләргә? Алар бит бу очракта аквариумдагы балык кебек – беркая да чыгып кача алмый. Тәрәзәләрен дә ачмыйча, өйләрендә бикләнеп ятарга тиеш буламы?

Икенче караганда, ул бәрәңгене гомер буе утырттык һәм, боерган булса, утыртырбыз да. Сабагын да һәрчак яндыра идек. Бу бит елга бер генә була һәм, күп дигәндә, бәрәңге алу сезоны ике атна барадыр. Ләкин ул сабакны иң элек кипкәнен көтәргә кирәк. Бу очракта ул, күпләп төтен чыгармыйча, тиз арада дөрләп янып бетәчәк. Аннары бу эшне кичкә яки төнгә калдырсагыз, әйбәтрәктер – бу вакытта урамда кеше йөрми диярлек.

Шул ук вакытта, төтен исен яратмаучылар да үз райондашларына ырлап ябышмасын иде. Бәрәңге сабагы өчен дошманлашып ятабызмы хәзер? Моң-зарларыгыз аңлашыла, әмма төтен исеннән генә дөнья бетми бит...

Ләйсән Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев