Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңге – авыл күчтәнәче

Авыл нигъмәтләрен күчтәнәчкә төяп җибәргәндә шәһәр кешесе: “Сезгә рәхәт! Бакчагыз, сараегыз йорт янында, барысы да үзегезнеке”, – дияргә ярата. Шул йорт янындагы бакчадан куанырлык уңыш алу, мал-туар үстерү өчен эштән кайткач күпме бил бөгәргә кирәклеген исенә дә төшерми. Аеруча быел авыргарак туры килде авыл халкына. Сәбәпләре билгеле инде – коры һәм кызу җәй. Бу икенче икмәгебез – бәрәңге уңышына да тәэсир итми калмады. Сез бәрәңге алдыгызмы әле? Уңышы нинди булды?


Миләүшә, Вәрәшбаш: 
– Бәрәңге быел бик яхшы булды. Корылык булуга да карамастан, бакчабыз ап-ак бәрәңге белән тулды. Балалар укуга киткәнче дип, 29-31 август көннәрендә үк алып бетердек. Алты капчык утырткан идек. 36 капчык бәрәңгене базга салдык, 10 капчык вагын малга ашатырга куйдык. Аллага шөкер дияргә кирәк. Бәрәңге: “Алып барам, алып кайтмыйм” дигән, ләкин ачка үтерми ул. Бәрәңгегә су сибүнең файдасы бардыр, дип уйламыйм. Чөнки викториягә сипкәндә янындагы бәрәңгегә дә сиптем, ул, тамырланып, үсә башлаган. Минем суган белән кишергә дә су сипкән юк. Үзе тишелә, үзе үсә. Иң мөһиме – сәламәт булыйк!

Элиза, Мөслим: 
– 2010 елда бәрәңгене су сибеп үстергән идек, шуңадыр инде бәрәңгесе дә булды, эре дә иде. Быел су сипмәдек. Бәрәңге уңышы начар. Дүрт сутыйлап инде бакчабыз. Орлыкка салганы да җитәрлек түгел, ашарга да бик аз, узган елгы нормадан икеләтә диярлек ким калды. Бәрәңге төрле-төрле фигуралар ясап үскән, корылык, кызу тәэсиредер инде. Корты да күп булды, берничә тапкыр агуларга туры килде. 

Мәдинә, Мөслим: 
– Бәрәңгене 13 майда утырткан идек. Көннәр коры булды. Су сипмәдек. Ике тапкыр утап, бер тапкыр күмеп куйдык. Бик матур итеп чәчәк атып утырды. Июль ахырларында берничә төпне кул белән генә актарып карадым, бәрәңге тапмадым. Август ахырында берничә тапкыр ашарга алдык. Сары эчле бәрәңге вак, әмма күп иде, кызылы – эре, ләкин бер төптә ике-өч кенә иде. Бәрәңгене ел саен сентябрь башында алабыз. Быел да инде алдык. Дүрт сутыйдан бераз гына артык җирдән барысы 96 чиләк бәрәңге чыкты. Узган еллардагы кебек эре түгел, әлбәттә. Вагын җитәрлек итеп орлыкка салдык, эресе дә ашарга җитәчәк, Алла бирсә. 2016 елда шул җирдән 90 чиләк алган булганбыз. Җәе ничек килгәндер, хәтерләмим. Аннан соңгы еллар мул уңыш белән сөендергән иде. 

Рәзинә, Нурлат:
– Бәрәңгенең төрлесе бар. Вагы күп инде быел. Баш бәласе түгел, булган кадәре җитә, вагын тавыкка пешерербез. Астагы урамда яшәүчеләрнең бәрәңге уңышы әйбәт булды быел, аларның җире дымлы. Башка елларда аскы урамныкылар “бәрәңгенең череге күп”, диләр иде. 

Резеда, Мөслим: 
– Бәрәңге алабыз, әле алып бетермәдек. Уңышы узган елга караганда кимрәк күренә. Ләкин вак дип әйтмәс идем. Шома сары бәрәңге бик әйбәт үсте быел. 

 

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев