Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Боярышник" Россиядә кабат сатыла башлаячак

"Боярышник" Россиядә кабат сатыла башлаячак Узган елның декабрь аенда Иркутскиның 78 кешесе агуланган "Боярышник" кабат ил кибетләрендә сатуга чыгарыла, дип яза "Известия". Булган фаҗигадән соң дәүләт бу спиртлы продукцияне бер елга сатудан алган иде. Әлеге тыю вакыты, әгәр Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова кабат яңа күрсәтмә чыгармаса, дүшәмбе тәмамлана. Кулланучылар хокукларын...

"Боярышник" Россиядә кабат сатыла башлаячак

Узган елның декабрь аенда Иркутскиның 78 кешесе агуланган "Боярышник" кабат ил кибетләрендә сатуга чыгарыла, дип яза "Известия". Булган фаҗигадән соң дәүләт бу спиртлы продукцияне бер елга сатудан алган иде. Әлеге тыю вакыты, әгәр Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова кабат яңа күрсәтмә чыгармаса, дүшәмбе тәмамлана.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) бу тыюны озайта ала, дип хәбәр иткән Иҗтимагый сәламәтлек үсеше институты директоры Юрий Крестинский.

"Бу безнең җәмгыять, мәдәният, көнкүрешнең үсеш дәрәҗәсен, үз сәламәтлегенә һәм тормышына булган мөнәсәбәтне күрсәтә. Әлбәттә, Роспотребнадзор аны сатуны тыя ала, әмма, шунысы сәер, нигә әле кемдер эчәргә яраклы булмаган әйбер кулланган өчен көнкүрештә кирәкле матдә тыелырга тиеш? Бу бит бәла, бездә яна торган бөтен әйберне дә эчәләр. Мондый тыюлар белән ерак китеп була. Тик җәмгыятьне мондый чикләүләр белән генә тәрбияләп булмый. Хәзер дезинфиция сыелыкларын эчәргә тыйсаң, алга таба буяу куллана башларга да мөмкиннәр", - дип билгеләп узган белгеч.

Бүгенгә кадәр Россиядә составында спирт булган сыеклыкларны 100 мл өчен 60 сумнан да азрак бәягә сатарга ярамый иде.

Рәсми булмаган сөйләшүләр барышында, әлеге идарә вәкилләре халыкны саклау буенча бурыч үтәлгән дип саныйлар - Россиядә суррогат эчеп үлүчеләр саны 20-25 процентка кимегән , дип хэбэр итте татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев