Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Борынгы Мисыр стилен кайтарып...

Кулы эш белгән кеше беркайда да югалмый. Рус Шуган авылында гомер итүче Ярослава Новикова үз җирлегендә генә түгел, республиканың бик күп район һәм шәһәрләрендә дә популяр. Аның кул эшләрен төрле күргәзмәләргә сорап алалар.

– Тормыш иптәшем белән кая гына барсак та, ул – игътибар үзәгендә. Санаулы минутлар эчендә ул синең сурәтеңне ясый. Кул астындагы әйберләрдән дә бизәнгечләр, сувенирлар ясарга сәләтле. “Кулында ут уйната” дип күпчелек ир-атлар турында әйтсәләр дә, мин бу сүзләрне үземнең хәләлемә бик тә туры килә дип уйлыйм. Җәй көне безнең ишегалды чәчәкләр аланын хәтерләтә. Үзе тудырган идеяләр белән җанлы матурлык булдыра, яшәвебезне тагын да ямьлерәк итә, – ди Сергей. 
Ярославаны якыннары, яратып, “Ярик” дип йөртә. Рәсем ясау осталыгы анда кечкенәдән килә. Әле биш яше дә тулмаган кызчык әти-әнисен рәсем ясавы белән шаккаттыра. Алабуга сәнгать мәктәбен тәмамлагач, аның осталыгы күзгә күренеп арта. Яшь кызның кул эшләре шәһәрнең төрле күргәзмәләрендә урын ала. 
– Рәсемнәр – яшәвемнең мәгънәсе. Санкт-Петербург шәһәрендә рус рәссамы Георгий Тандашвилиның барельеф буенча курсларын тәмамлагач, тагын да илһамланып эшкә тотындым. Бу курслар тәҗрибә уртаклашу да, осталыгыңны чарлау да булып тора. Фон яссылыгыннан күләм ярдәмендә барлыкка килә торган борынгы сынлы сәнгать техникасын хәзер бик күпләр үз итә. Яңалык ул – күптән онытылган искелек, диләр. Барельефны күпләр “заманча стиль” дип атый. Ләкин Борынгы Мисыр, Рим һәм Грециянең барлык биналарында да бу стильдә эшләнгән скульптураларның булуын исәпкә алсак, бу стильне “кабат торгызылган” дию дөресрәк булыр. Әлеге стильдә эшләнгән диварлар үзенчәлекле булуы белән аерылып тора, – ди Ярослава. 
Райондашыбыз табигать дөньясы белән илһамланып яши. Аның гипстан, тозлы камырдан ясалган картиналары, штукатурка, балчыктан эшләнгән сыннары да шуны дәлилли. Пастель һәм акрил буяулар белән эшләнгән диварлардагы рәсемнәр сихри нур бөрки кебек. Рәссамнар юкка гына пастель белән ясалган картиналарны рәсем сәнгате һәм графиканың бөтен “байлыгын” үз эченә туплаган дип әйтмиләрдер. 
– Новиковлар – җирлектәге иң уңган, иң эшчән гаиләләрнең берсе. Алар җир җимертеп эшли дә, матур итеп яши дә белә. Гаилә башлыгы Сергей – ныклы гаиләнең тоткасы. 20 баш үгезләре бар. Ел әйләнәсендә терлек карап, ихаталарында әллә нинди матур чәчәкләр үстереп, бакчаларын һәм ишегалларын яңа дизайнда формалаштырып, бик тырышып көн итәләр. Нинди генә чара булмасын, алар актив булулары белән аерылып торалар. Россиянең бик күп шәһәрләреннән Ярославаның кул эшләрен сорап киләләр. Үз җирлегебездә шушындый оста куллы кеше булу – безнең өчен зур горурлык һәм сөенеч, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. 
Новиковларның һәр бүлмәсен төрле формада эшләнгән паннолар бизи. Аларның күбесендә җәнлекләр, су хайваннары, кыр чәчәкләре сурәтләнгән. Бу матурлык Ярославаның табигать белән бер сулышта яшәвен тагын бер кат дәлилли төсле. 
– Соңгы вакытта дизайнерларның паннога өстенлек бирүләре күзәтелә. “Дивар композициясе” дип йөртелгән панно белән йорт яисә фатирны гына түгел, эш урынын да бизәргә була. Үзеңнең идеяң нигезендә теләгән материаллар кулланып, теләсә нинди техника белән башкарылган арт-объектлар бүлмәгә үзгә бер ямь бирә, – ди Ярослава. 
Рәсем-сыннар һәм башка әйберләр ясаганда идеяләр үзеннән-үзе туа. Буяуларны, эш өчен кирәк булган әсбапларны интернет-кибетләр аша кайтара. Гаиләдәгеләр йокыга талгач, хискә бирелеп эшләргә ярата Ярослава. Әллә гипс тузаны, әллә буяуларның исе илһам бирә аңа?! Аңламассың. Арабызда әллә нинди оста кешеләр яши! 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев