Бөек рус шагыйре М. Ю. Лермонтовның (1814-1841) тууына 210 ел
Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында юбилей уңаеннан шигърият сәгате узды
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Гөлнира Фаткаева һәм Миләүшә Кашапова социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Тыңлаучылар арасында шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләүчеләр дә табылды. Чара Лермонтовның «Берүзем юлга чыгам» исемле шигыренә язылган романс тыңлау белән тәмамланды.
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев