Бәладә ялгыз калмадылар
Юкка гына халыкта "Бурдан кала, уттан калмый" дигән әйтем яшәмидер. Түбән Табын авылында гомер итүче Венера һәм Гыйззәтулла Шәйдуллиннар төнлә чыккан янгыннан бернәсәсез калдылар. Стеналары гына утырып калган ике яклы коттеджда ниндидер могҗиза белән өй документлары һәм гаилә башлыгының паспорты гына янмый калган. Гаилә бүген күршеләре Җәүдәт Харисов йортында сыену урыны тапкан.
"Янабыз!" дидем
- Гаиләбезгә яшәү дәверендә килгән иң зур кайгы, иң зур югалту булды бу. 2 декабрьгә каршы төн бик каты салкын иде. Гадәттәгечә, кичке ашны ашагач, телевизор карадык та, йокларга яттык. Төнге 1ләр тирәсе булды микән, кызым Гөлгенә уята: "Әти, котельный бүлмәсендә нәрсәдер чырт-чырт итә", - ди. "Утны яндырып кара әле, кызым", - дидем. Гөлгенә утны кабыза алмагач, торып, котельный ишеген ачып җибәрүем булды, ялкын көлтәсе белән аш бүлмәсенә ургылып чыкты. "Янабыз!" дип кычкырдым. Өйдәгеләргә "Су алып керегез!" дип кычкырдым. Ул арада ялкын телләре бөтен өйне камап алды. Йортның түшәмнәре пластик белән эшләнгән иде. Шуңа янгын тиз арада бөтен бүлмәләргә таралды. Киявебез Илһамның гомерен саклап калып, коткарып булмады. Бу гомерлек үкенеч", - дип күз яшьләре белән искә ала Гыйззәтулла абый.
"Аягыннан тартып чыгардык"
- Гыйззәтулла янгын сүндерүчеләр килгәнче дә, алар килгәч тә әллә ничә тапкыр өйгә керергә талпынды. Өстенә су сибеп тә кереп карады, ләкин ялкын арасыннан үтәрлек түгел иде. Кияве яткан йокы бүлмәсенең тәрәзәсен ватып, авыз-борынына кар куеп, шуышып бүлмәгә кереп китте. Кармалана-кармалана эзләсә дә, киявен таба алмаган. "Үзең янып үләсең бит инде!" диючеләргә: "Анда бит исән кеше, Илһам калды!" дип өзгәләнде. Без аны көчкә аягыннан тартып чыгардык. Электән үк бу гаилә белән аралашып яшәдек. Гыйззәтулла кебек дус, ярдәмче кеше бүтән булмас. Кайгы килгәч, мин аларга үз йортымның ишеген ачтым. Инде берүк яңадан шушындый авырлыкларга дучар була күрмәсеннәр, - ди күршеләре Җәүдәт Харисов.
Ил төкерсә, күл була
- Шәйдуллиннар икесе дә хуҗалыкта хезмәт куйды. Үрнәк, тәртипле гаилә. Венера апа гомер буе сыер сауды, Гыйззәтулла абый төрле эштә. Мәрхүм кияүләре Илһам да армия хезмәтен тәмамлап кайту белән башта тракторга, аннары комбайнга утырды. Хатыны Гөлгенә Яр Чаллыда медицина көллиятендә белем ала. Сөеклесе белән озак вакыт аерылып тору аңа бер дә ошамый иде. Шуңа күрә шәһәргә китеп, эш эзли башлаган иде. Үкенечле үлем булды. 21 яшен генә тутырган егетнең әле бик күп планнары, киләчәккә өметләре булгандыр. Якыннарына сабырлык бирсен. Без инде үзебезнең көчтән килгәннең барысын да эшлибез. Бүгенге көндә янгын булган йортта түшәм-идәннәр ясалды, ишекләр, тәрәзәләр куелды. Венера апа үзе штукатур-маляр булгач, өй эчләрен үзе эшли. Якын туганга әйләнгән күршеләре Җәүдәт абый белән шушы авыл егете Николай йорт эчен ремонтлаша. Җирлек халкы акчалата да, кием-салым, азык-төлек белән дә ярдәм күрсәтте. Җыелган акчаларга йортка ремонт өчен кирәкле әйберләр алынды. Район башлыгы Рамил Муллинга рәхмәтлебез. Район әлеге гаиләгә - 100 мең сум, "Туган як" агрофирмасы инвесторы "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыяте 50 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте. Газ кертү, ялгау, электр системасын алыштыру да тиз арада башкарылды, гомумән, һәркем булдыра алганча ярдәм күрсәтте. Аеруча авыл мәхәлләләре активлык күрсәтте, - ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рүзәл Хафизов.
"Акылга сыймаслык югалту"
- Ул миңа "Беркайчан да ташламам", дип вәгъдә биргән иде. Үзе китте дә барды. Күңелдә - бушлык. Мин һаман да үткәннәр, бергә уздырган көннәр истәлеге белән яшим. Илһам белән без 7 класста укыганда очраша башладык. Армиягә озаттым, сагынып көтеп алдым. Ул кайту белән никах укыттык. Туйны бу җәйдә, әтинең туган көненә туры китереп ясарбыз, дип хыялландык. Бер генә бәйрәмдә дә бүләксез калдырмады. Аның мәхәббәтен һәрвакыт тоеп, аңа ышыкланып яшәдем. Бергә очраша башлавыбызга биш ел тулган көнне бик матур чәчәк букеты белән алтын алка бүләк итте. Игътибарлы, искиткеч сөйкемле иде сөйгәнем... Янгын булган төндә дуслары белән аралашып утырган, мунча кергәннәр. Соң гына кайтып ятты. Йортыбыз яна башлагач, иң беренче аның янына йөгердем, уята башладым. Бик каты йоклый иде ул. Янгын эчендә бернәрсә күренмәскә әйләнде. Мин аны торып чыккандыр инде дип, ишегалдыннан, урамнан эзләдем... Акылга сыймаслык югалту, гомер буе йөрәгемдә саркып торачак яра инде бу", - ди Гөлгенә.
"Бер күрүдә ошаткан идек"
- Гөлгенә белән Илһам бик озак йөреп никахлаштылар. Үзебезнең кызлар гына булгач, Илһамны ирем үз малае кебек яратты. Без аны бер күрүдә ошаттык. Күрше Тугаш авылы егете иде, бик ярдәмчел, игелекле бала булды. Җиңел машинасы белән әле дә капка төбенә килеп туктар кебек. "Әйдә, улым, Мөслимгә төшеп меник, тегендә-монда барып кайтыйк әле", дисәң, беркайчан баш тартканы булмады. Ул төнне бер генә дә искә аласы килми. Хәзер дә аптырыйм, нинди көчләр йөртте микән мине? Яланаяк капка башына үрмәләп менеп, газ торбасының кранын япканмын. Аны ябу өчен инструментларын каян тапканмындыр?! Газ торбасы шартласа, бөтен авыл белән харап буласы идек бит. Ходай саклады. Бу беренче генә януыбыз түгел инде... Балалар кечкенә вакытта сарайның шанхаена ут капкан иде. Ул янгын монысы янында бөтенләй чүп булган икән. Әле дә күршебез Җәүдәт абый бар дип сөенеп йөрибез. Ул булмаса, белмим, нишләр идек микән?! Тугашта бертуган сеңлесе яши гаиләсе белән. Хәтта "гел үзегез генә торыгыз, мин шунда яшәп тә тора алам, әгәр комачау итсәм" диде. Бергә яшәп ятабыз. Җәүдәт кебек ярдәмчел, миһербанлы, карусыз кеше җир йөзендә бик сирәк. Сеңлесенең ире Әхәт белән район кибетләренә кирәк-яракларга көненә әллә ничә мәртәбә барып кайта Гыйззәтулла. Авырыксынып тормый, чыгым дими, килеп җитә. Яшәгән җиребездә игелекле кешеләр бар икән ул! Гомумән, Түбән Табын, Тугаш, Тамьян авыллары халкына, янгыннан соң хәрәбәгә әйләнгән күмер өемнәрен түгәргә ярдәм иткән авыл яшьләренә чиксез рәхмәтлебез", - ди Венера Шәйдуллина.
Бүгенге көндә дә янгынның сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Беренчел версия буенча янгын электр чыбыгының төзексезлеге аркасында чыккан, дип исәпләнә. Өйгә өч ел элек кенә кирпечтән кушып салынган янкормада урнашкан җылылык котелының насосы электр розеткасыннан көчәнеш алган, дип фаразлана.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев