Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәла – аяк астында

2018 ел дәвамында район үзәк хастаханәсендә бәрелү, сеңер тартылу, таю, сыну очрагы белән 412 мөрәҗәгать теркәлде. Пациентларның күбесе үзебездә дәваланды, катлаулы очракларда Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылды.

– Һава сулап, җәяү йөрергә яратам. Шуңа күрә, барыр юлым ерак булса да, улларымның машинада илткәнен көтеп тормыйм, җәяү китәм. Җәен дә, кышын да шулай. Кышка аяк киеменең җайлысын алдым: табаны да шумый, үкчәсе дә җайлы, – ди тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән күрше әбием.

Резин гәлүштән кичке утырмага кергән ахирәтен дә “Ташла инде шул искеңне, аяк асты бигрәк куркыныч бит!” дип, ачуланып ташлый. Хак әйтә тормыш тәҗрибәсе туплаган күрше әбием. Бәла – аяк астында. Кыш көне бигрәк тә.

Белешмә

2018 ел дәвамында район үзәк хастаханәсендә бәрелү, сеңер тартылу, таю, сыну очрагы белән 412 мөрәҗәгать теркәлде. Пациентларның күбесе үзебездә дәваланды, катлаулы очракларда Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озатылды.

Белгеч кисәтә

Травматизм профилактикасы

Кышкы чорда төрле имгәнүләр, бәрелү-сынулар алу нәтиҗәсендә, хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр арта. Имгәнүләр арасында кул сыну аеруча еш күзәтелә.

Егылган вакытта, инстинкт буенча, без алга нәкъ менә кулларны чыгарабыз, һәм бөтен бәрелү көче аларга туры килә. Егылганда, кул гына түгел, иңбаш та, терсәк буыны да имгәнергә мөмкин. Бәхеткә, егылу һәрвакытта да сыну белән тәмамланмый. Хәтта иңбаш буыны һәм иңбаш бәрелсә дә, хәрәкәт иткәндә һәм аны тотып караганда, кеше бик көчле авырту сизә. Бу очракта кулны тулысынча хәрәкәтсез калдырырга кирәк. Сызлауны авыртуны ала торган чаралар ярдәмендә бетерергә була. Ул урынга бозлы куык яки салкын су тутырылган “җылыткыч” (грелка) куярга киңәш ителә.

Кышын шома табанлы, биек үкчәле аяк киемнәреннән йөргәндә таеп китү һәм егылу еш күзәтелә. Өлкән кешеләр, скелетның яшь үзенчәлекләре (нык ватылучанлык, бәйләгечләрнең һәм мускул каркасының эластиклыгы кимү) аркасында, еш кына катлаулы имгәнүләр ала. Олылар ешрак умырткалыкны, бот муентыгын сындыра. Өлкән яшьтә хәтта кечкенә бәрелү дә сыну китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге очракларның 95 проценты хатын-кызлар арасында күзәтелә.

Ничек “дөрес итеп” егылырга соң?

Әгәр егыла башлаганыгызны сизсәгез, чүгәләргә тырышыгыз – егылу биеклеге кимиячәк. Егылганда мөмкин кадәр җыелырга кирәк – иягегезне күкрәккә тарттырыгыз, кулларны корсакка таба алыгыз, терсәкләрне тәнгә кысыгыз, иңбашларны алга чыгарырга тырышыгыз һәм аякларны бергә тотыгыз. Шулай иткәндә, сез умырткалыкны, оча сөяген һәм аяк-кулларны артык авырлык алу куркынычыннан саклыйсыз. Бу алым 50 яшьтән олырак булган кешеләр өчен тәкъдим ителә.

Әгәр аркага егыласыз икән – иякне күкрәккә кысыгыз, ә кулларны мөмкин кадәр киңрәк җәегез. Бу сезне баш сөяге һәм баш мие имгәнүдән саклар. Әгәр тайгак баскычтан егыласыз икән, бит һәм башны саклау мөһим: аларны куллар белән капларга тырышыгыз. Егылуны, куллар һәм аякларны җәйгән хәлдә тоткарларга тырышмагыз, бу имгәнүләр санын арттырачак кына.

Травмаларны ничек булдырмаска?

Кышкы имгәнүләрне кисәтү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

– тигез табанлы яки тәбәнәк квадрат үкчәле аяк киеме киегез. Табаны шумый торган эре сырлы булса, яхшырак;

– бозлавыкта кечкенә чаңгыларда барган кебек, бераз шуыбрак йөрергә кирәк. Мөмкин кадәр әкренрәк атлагыз. Адым тизрәк булган саен, егылу куркынычы зуррак була;

– өлкән яшьтәге кешеләргә аяк киемнәренең табанына бозлавыкка каршы торучы махсус җайланмалар беркетергә тәкъдим ителә;

– экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә, саклаучы аксессуарлардан (терсәк һәм тез калканнары, шлемнар һәм башкалардан) файдаланырга кирәк.

Баланы чаңгы, чана шуганда, атта йөргәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә өйрәтү мөһим. Балаларны кирәкле саклану чаралары белән тәэмин итегез.

Беренче ярдәм

Бәрелгән урын шешенә, бераздан кан укмаша. Тирән тукымалар җәрәхәтләнгәндә ул 2-3 көннән килеп чыгарга мөмкин. Бәрелү вакытында беренче ярдәм кан савуны һәм сызлауларны киметүгә юнәлтелгән. Кысып торучы бәйләвеч салалар һәм бәрелгән урынга салкын компресс куялар. Бәрелгән аяк-кулны хәрәкәтсез хәлдә калдыралар (кулны өчпочмаклы яулыкка асып куялар). Тирегә 0,25-0,5 процентлы йод эремәсе белән “челтәр” ясау да файдалы. Баш, күкрәк һәм корсак бәрелүләр җитди җәрәхәтләр барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә табиб консультациясе мәҗбүри! Бәрелү урыны нык кызара яки шешенү һәм сызлау көчәя икән, димәк, үлекләү башланган булырга мөмкин. Бу очракта да ашыгыч төстә табибка мөрәҗәгать итегез.

Егылу, бәрелү, җайлы-җайсыз хәрәкәт вакытында буын таюлар (буын сөякләренең башлары күчү) күзәтелә. Имгәнгәндә – кискен, аннан соң интенсив сызлау барлыкка килә. Гадәти хәрәкәтләрне ясап булмый, буын деформацияләнә. Бу очракта буынга салкын куялар һәм аяк-кулны, нинди хәлдә булган, шул хәлдә калдырырлык итеп, фиксациялиләр. Имгәнүчене тиз арада хастаханәгә илтергә кирәк. Нинди генә очракта да тайган буынны үз урынына утыртырга тырышмагыз! Моның өчен табиблар бар.

Сөяк сынганда аның бөтенлеге бозыла. Бу вакытта, имгәнгән аяк-кулны аз гына селкетергә омтылганда да, көчәюче авырту барлыкка килә. Әлеге урында кул яки аякның тышкы өлеше табигый булмаган форма ала. Ачык сынулар вакытында кайчак ярадан сөяк кисәгенең очы күренеп торырга мөмкин. Беренче ярдәм сынган аяк-кулны фиксацияләүдән гыйбарәт. Кул астында булган әйберләрдән – таяк, такта, агач ботагыннан шин салыгыз. Аны яулык, шарф, каеш ярдәмендә, ике күрше буынны шин эләктерерлек итеп, бәйләгез. Мәсәлән, балтыр сөякләре сынганда шинны тез һәм балтыр-табан буыннарын эләктереп салу кирәк. Шулай иткәндә, алар хәрәкәтсез булачак, һәм сөяк сыныклары, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтләмәячәк. Бот сөяге сынганда, якын-тирәдә шин итеп файдаланырлык бернәрсә дә юк икән, имгәнгән аякны сәламәт аякка бәйләп (бинтлап) куегыз. Ә иңбаш сөяге сынганда кулны гәүдәгә фиксацияләгез. Шуннан соң гына имгәнүчене машинага күчерергә һәм хастаханәгә озатырга мөмкин.

Рөстәм Ханов,

район үзәк хастаханәсе хирургы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев