Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында

Тиздән елга-күлләр боз белән капланачак. Күпләр боз катламы ныгыганчы ук, тыю билгеләренә игътибар итмичә, боз өстенә чыга.

Сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе 2019-2020 елларның көзге-кышкы чорына су объектларында халык иминлеген тәэмин итү турында карар кабул итте. Аның нигезендә авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие, оешма-учреждение җитәкчеләренә сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау чараларын пропагандалау эшен активлаштырырга тәкъдим ителде. Янгын-коткару гарнизоны җитәкчелегенә кышкы чорда кизү торучылар һәм ярдәм күрсәтү чараларының әзерлеген тәэмин итәргә, рейдлар үткәрергә, мәгариф идарәсе белән берлектә укучылар белән аңлату эшләре алып барырга киңәш ителде. 16 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр мәктәпләрдә сулыкларда куркынычсызлык айлыгы үтәчәк. Балаларны кышкы чорда бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү дә максатка яраклы. Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да аңлату эшләре алып бару кирәклеге хакында әйтелде, район Башкарма комитеты хезмәткәрләреннән дә бу мәсьәләдә җаваплы кешеләр билгеләү турында сүз булды. 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев