Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биюче Индира

25 мартта Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан район мәдәният йорты балетмейстеры Индира Тимкина белән сөйләшүебез юкка түгел. Сәнгать дөньясында кабатланмас биюләре белән танылган Индираның рәсеме районның Мактау тактасын бизи.

Дамир абый белән Люба апа кызларының алдагы тормышын сәнгать белән бәйләячәген алдан ук белеп тора.
– Үземне белгәннән бирле биим. Зур сәхнәдәге беренче чыгышым башкалада булды. Мөслимнең отчет концерты белән барган идек Казанга. Әз генә курку хисе дә булгандыр инде. Зал тулы тамашачы алдында чыгыш ясыйсы бит! Каушамаска кирәк. Чыгышыбызны алкышларга күмделәр. Бу миңа канатлар бирде. Мәктәптән соң кая барачагымны белә идем. “Һичшиксез, биюче булачакмын!” дип уйладым. Сәнгать юлын сайлауга әти-әниемнең хуплавы да көч бирде. Алар миңа һәр эштә, һәр башлангычта терәк булдылар, – ди Индира. 
Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәни-агарту училищесына юл тота. 1991 елда, уку йортының хореография бүлеген тәмамлап, район мәдәният йортына эшкә кайта ул. Шул вакыттан бирле Индира Тимкина Мөслимебезнең егет-кызларын бию дөньясына тарта. Ул “Сердәш”, “Мөслим бизәкләре”, “Ык буйлары”, “Асса” бию ансамбльләренә йөрүчеләрне кабатланмас бию элементларына өйрәтә. Бию костюмнарының идея авторы да ул. Туктаусыз эзләнүдә булгач, аның биюләре дә кабатланмас матурлыкка ия.
Оста биюче үзен мактаганны бер дә яратмый. Ирешелгән уңышлары күп булса да, нигәдер, күләгәдә калуны өстенрәк күрә. Индира җитәкләгән бию коллективларының республика конкурсларында, фестивальләрдә дипломант, лауреат исемен яулавы аның никадәр талантлы, үз эшенең фанаты булуын раслый түгелме?!
– Бию кешеләрне берләштерә, бер-берсенә якынайта. Дөньяны оныттыра торган рәхәтлек ул. Бию дөньясы бик матур. Шул матурлыкка алданып, балалар белән әвәрә килеп, якты кичерешләр белән яшим. “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбленә йөргән егет-кызлар, бии торгач, бер-берсенә гашыйк булып, матур гаиләләр дә төзеделәр. Алинә һәм Алмаз Бәшаровлар, Алсу һәм Рөстәм Габидуллиннар – шундыйлардан. Биюче гаиләләрдә туган сабыйларның киләчәктә әти-әниләре юлын сайлаячагына шигем юк, – ди Индира.
Бию белән шөгыльләнгән, бию түгәрәкләрендә йөргән егет-кызларның һәркайсы матур. Бу аңлашыла да. Чөнки сәхнә матурлыкны ярата! Индира Тимкинаның һәрвакыт формада булуына да нәкъ шул бию сәбәпче.
– Тормыш иптәшем өчен бию – тормыш мәгънәсе. Өйдә дә ял итә белми ул. Булачак биюләргә бергәләп көйләр сайлыйбыз. Берничә көйне берләштереп, яңа композиция дә уйлап табабыз. Бер-беребезне ярты сүздән, бер караштан аңлаганга микән, сәнгать дөньясы икебез өчен дә якын, – ди хәләле Равил. 
“Биюче булырга теләгән кешегә хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар, интернет аша әллә нинди биюләргә өйрәнергә була”, – ди Индира. Уллары Адель дә сәнгать юлын сайларга охшап тора. Әле җиде яше дә тулмаган егет бик матур итеп рәсем ясый. Әтисе һәм бабасыннан күчкән әлеге сәләт дәвамлы булачак, димәк. Җирлегебездә әнә шулай гаиләләре белән җыр-моңга, мәдәнияткә гашыйк кешеләр яши. Алардан тирә-якка җылылык, матурлык сирпелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев