Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биш медаль алып кайттылар

Идел буе федераль округы беренчелегенә армрестлинг ярышларыннан мөслимлеләр дүрт алтын һәм бер көмеш медаль белән кайтты.

Райондашларыбыз спорт дөньясында колачлап йөзә. Ярышлардан буш кул белән кайтканнары юк. 25-29 ноябрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәренең “Яңа буын” спорт комплексында Идел буе федераль округы беренчелегенә армрестлинг ярышлары узды. Анда ун республикадан 100дән артык спортчы катнашты.
– Укучыларымның уңышларына ихластан сөенәм. Бу – безнең уртак җиңүебез! Мөслимебезнең җиңүе дип кабул итәм мин моны. Даими төстә шөгыльләнүләр, үз өстеңдә эшләү, тренировкаларны калдырмауның бәясе медальләр, мактау сүзләре булып үзеңә әйләнеп кайта. Укучыларым моны яхшы аңлый. Бу ярышлардан без дүрт алтын һәм бер көмеш медаль белән кайттык, – ди тренер Ларис Бариев.
Мөслим мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары Әмир Каюмов, Данияр Хәбибуллин, Рамил Ильясов, Айдар Корбыев – алтын, Илина Бариева көмеш медаль яулады. Бүген укучылар Россия беренчелегенә әзерләнә. Ул 2021нче елның 4-8 март көннәрендә Орел шәһәрендә үтәчәк.
– Мондый форматта үтүче ярышларда минем беренче җиңүем. Армрестлинг түгәрәгенә икенче ел гына йөрим. Укуны да, тренировкаларны да алып барыр өчен зур тырышлык, ихтыяр көче кирәк. Тренеры әтием булса да, таләпләр катгый, нагрузка зурдан, – ди Илина.
Пандемиягә бәйле бик күп ярышларны туктаттылар. Соңгы тапкыр Ларис Бариевның укучылары февраль аенда Екатеринбургтан чемпион булып кайтканнар иде. Венгрия һәм Грузиядә үтәчәк бәйгеләргә чакырулы булып та, коронавирус аркасында көчләрен сыный алмый калдылар.
– Киләсе елга планлаштырылган Россия беренчелегеннән җиңү алып кайтырга исәп. Кул көрәше үҗәтләрне үз итә, шушы спорт төрен фанатларча яратучыларга һәрвакыт уңыш елмая. Минем түгәрәккә йөрүче егет-кызларның юлдашы – ихтыяр көче, зур теләк-максатлар. Алга таба да сынатмасыннар иде! – ди Ларис Бариев.

Лилия Шәймиева.

Фото – Ларис Бариевның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев