Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Билет бәясен кайтарып була

2020нче елның 3 октябреннән башкару сәнгате оешмалары һәм музейлар тарафыннан оештырылган тамашаларга барудан баш тарткан очракта билет, абонемент һәм экскурсия юлламаларын кире кайтару һәм исемле билетларны, абонементларны һәм экскурсия юлламаларын икенче затларга рәсмиләштерү шартлары һәм кагыйдәләре (алга таба – кагыйдәләр) үз көченә керде. Әлеге кагыйдәләр РФ Хөкүмәтенең 1491 санлы карары белән 2020нче елның 18 сентябрендә расланган иде. 

Кагыйдәләр тамашачы үз башлангычы белән тамашага барудан баш тартса, шул исәптән электрон һәм исемле абонементлардан; авыру сәбәпле (бу документлар белән расланган булырга тиеш), гаилә әгъзасы яисә якын туганы үлү сәбәпле баш тартса, билетларны (абонементларны, экскурсия юлламаларын) кире кайтару шартларын һәм тәртибен билгели. 
Башкару сәнгате оешмалары һәм музейлар билетларны (абонементларны, экскурсия юлламаларын) кайтару, аларны икенче кешеләргә рәсмиләштерү тәртибен, кагыйдәләргә нигезләнеп, үзләре эшли. Әмма бу тамашачыга азрак хокук бирүне һәм кире кайтаруның уңайсыз шартларын күздә тотмый. Кире кайтару өчен гариза биргәндә шәхесне раслаучы документны күрсәтергә кирәк, почта аша җибәргәндә андый документның күчермәсен салырга кирәк. Кире кайтару турындагы гаризага файдаланылмаган билетның, абонементның яисә экскурсия юлламасының төп нөсхәсе дә (электрон билетның распечатка күчермәсе) теркәлә. 
Кагыйдәләрнең 16 пунктының б) подпункты нигезендә кире кайтару турындагы гариза тамаша булырга кимендә 3 көн кала бирелә. Тамашачыга кайтарылып бирелергә тиешле акчаның күләме “Мәдәният турында Россия Федерациясе законнары нигезләре” РФ Законының 52.1 маддәсе 11 һәм 12 бүлекләре нигезендә исәпләнә. Аерым алганда, тамашачы тамаша булырга кимендә 10 көн кала баш тартса, билет бәясенең (абонементның яисә экскурсия юлламасының) – 100 процентын; 10 көннән ким, әмма 5 көннән соң булмаганда – 50 проценттан ким булмаган бәясен; 5 көннән ким, әмма 3 көннән соң булмаганда 30 процент бәясен кире кайтарып алырга хокуклы. Өч көннән ким булган очракта оешма яисә музей бәяне кире кайтармаска хокуклы.  
Авыру сәбәпле (бу документлар белән расланган булырга тиеш), гаилә әгъзасы яисә якын туганы үлү сәбәпле чарага барудан баш тартса, бәяне кайтарып бирү турындагы гариза чара үтү көненнән дә соңга калмыйча тапшырыла. Аңа билетның (абонементның, экскурсия юлламасының)  һәм тиешле документларның төп нөсхәләре теркәлә. 

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең

Яр Чаллы территориаль бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев