Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Билен кысып буган диләр...

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Быел 25 райондашыбыз солдат шинелен кияр, дип көтелә.  

1 октябрь көнне район хастаханәсендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшләде. Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов, хәрби хезмәткә чакыру буенча резервтагы комиссия рәисе Илшат Яббаров җитәкчелегендәге комиссия егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген тикшерде.

– Көзге чакырылышта 100дән артык егет табиблар комиссиясе узачак. Егетләрнең күпчелеге коры җир гаскәрләренә озатылачак. Татарстаннан быел хәрби хезмәткә 3 мең егет китәр, дип планлаштырыла. Бүген комиссия үткән 20ләп егетнең сәламәтлеге канәгатьләнерлек. Башка еллардан аермалы буларак, егетләр хәзер танкист булырга тели. Элек егетләр хәрби-диңгез флотында яки һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели иде. Көзге чакырылышта егетләр хәрби хезмәтне дуслары белән бергә үтәргә теләүләрен әйтте, – ди Илшат Яббаров.
 

Чик сакчылары гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр дә бар. Ләкин мондый гаскәрләргә егетләрне бары тик контракт нигезендә генә алалар. Шунысы сөендерә: элегрәк контракт нигезендә хезмәт итәргә югары белемле яшьләрне генә алалар иде. Хәзер урта-һөнәри яисә техник белеме булган егетләр дә контракт нигезендә хезмәт итә ала. Бүгенге көндә биш райондашыбыз контракт нигезендә хезмәт итә. Хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясе рәисе Илшат Яббаров сүзләренә караганда, бу чакырылышта тагын җиде егет хәрби хезмәткә контракт нигезендә китәчәк.
 

– Беренче озатуга Тойгелде, Нарат Асты, Сал. Мухан авыллары егетләре керер, дип планлаштырыла. Хәрби хезмәт вакытында машина йөртү буенча “С” һәм “Д” категориясе булган егетләр югары бәяләнә. Армиягә озатылачак егетләрнең барысы да диярлек нинди дә булса һөнәргә ия. Күбесе – электрик яки шофер. Хәрби хезмәткә һөнәрле булып китү – зур мәртәбә, – ди Дажгын Гасанов.
 

Коронавирустан саклану максатында егетләр хәрби частьләргә керү алдыннан җентекле тикшерү үтәчәк. Булачак солдатларга коронавируска каршы прививка ясала. Егетләрне озату, гадәттәгечә, “Мөслим йөрәге” скверында төнге сәгать икедә була. Беренче озату ноябрь башында булыр, дип көтелә.
– Мин, театр көллиятен тәмамлап, армиягә китәм. Комиссия әгъзалары әйтүенчә, армиядә бу һөнәрем миңа ярдәм итәчәк. Солдатларның ялларын оештырганда, клубта төрле чаралар уздырганда белемемнең кирәге чыгар, дип уйлыйм. Мөслимнән булуыма тап төшермичә, намус белән хезмәт итеп кайтырга язсын. Үзен чын ир-ат дип уйлаган һәр егет хезмәт итәргә тиеш, дип уйлыйм, – ди Сал.Мухан авылы егете Нурлан Шәехов.

 

Бүгенге көндә 63 райондашыбыз илнең төрле почмакларында хезмәт итәләр. Мөслим районы шефлык иткән хәрби часть белән район җитәкчелеге даими элемтәдә тора. Муллинодагы хәрби частьтә ике егетебез хезмәт итә. 
Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр хәзер юк дәрәҗәсендә. Ник дигәндә, хәзер кайда гына эшкә урнашсаң да, хәрби хезмәттә булуны таләп итеп куял.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев