Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикмәч уңганы Светлана

Бикмәч авылында яшәүче Светлана Микалованың капкасын ачып керү белән чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Тактадан матур итеп эшләнгән беседкалар, теплицалар биредә уңган хуҗа яшәвен дә күрсәтә. Сап-сары итеп кырып юылган идән такталарына басып эчкә үтәбез. Хуҗабикә, үзалдына җыр көйләп, оныкларына башмаклар бәйләү белән мәшгуль.

Светлана апа – Усаклык авылы кызы. Моннан 44 ел элек Бикмәч авылына килен булып төшкән. 37 ел авыл медпунктында фельдшер булып эшләгән.  Чисталык,  пөхтәлек,  кем әйтмешли, аның канына сеңгән.
– Ишле  гаиләдә  үстем  мин.  Биш кыз, өч малай идек. Кул эшләренә барыбызны да апабыз Надежда өйрәтте. Ул күбрәк ыргак белән бәйләргә ярата иде. Әниебездән өйрәнгәннәрен безгә дә түкми-чәчми өйрәтеп калдырырга тырышты. Әллә нинди хәйләләр уйлап табып, матур үрнәкләрне көн дә безгә эшләтеп карарга тырыша иде. Тырышлыгы юкка китмәде, хәзер кул эше тотмаган көнем юк, – ди Светлана Микалова. 
Шапка-шарфлар, шәлләр, оекбашбияләйләр бәйли дә, аларны туганнарына, якыннарына бүләк итә райондашыбыз. Балалары һәм оныкларыннан артканын бөтенләй белмәгән кешеләргә  дә биреп  җибәрә  Светлана апа.
 – Ул шәлләрне 40-50не генә бәйләгәндер. Ничек куллары армый да, ничек күзләренә көч килмидер?! “Сәламәтлегеңне кайгырт, озаклап утырма”, – дип орышып та алам. Ә ул: “Мин бәйләгәндә ял итәм”, – дип җавап кайтара. Озак  еллар Себердә буровойда хезмәт куйдым. Җир өстендә дә йөрдем, җир астына да төштем. Ләкин Светлана кебек үҗәт, тырыш кешене очратканым булмады. Табыныбызда һәрвакыт тәмле ризык, йортыбыз кунак көткән кебек чиста, ихатабыз җәен гөлләргә күмелә, – ди тормыш иптәше Равил абый. 
Ир белән хатынның бер-берсенә терәк булып, аңлашып яшәве сокланырлык! Ихаталарында күпләп сарык һәм куян асрыйлар, умарта тоталар. Равил абыйның  куллары  алтын. Белмәгән бер генә эше дә юк. Эретеп ябыштыру эшенә дә оста, агачтан  –  улаклар, тимердән хуҗалык өчен кирәк яракларны да коеп куя.
– Равил белән без гомер көзендә кавыштык. Яңа Сәетнеке ул. Мари Бүләр мәктәбендә 8 класска кадәр бергә укыдык. Сыйныфташлар булып йөргән вакытта ук аның ипле, кызларга ихтирамлы булуына игътибар итә идем. Ходай язган булгач, бергә булдык менә. Инде тигезлектә, аңлашып яшәргә насыйп булсын иде! Равил – минем терәгем дә, эшемә илһам һәм бәя бирүчем дә. Ул бәйләмнәргә төс сайлаша, якты һәм ачык төсләргә өстенлек бирә, – ди Светлана апа. 
Гомер көзләрендә кавышып, берберсенә терәк булып яшәүче гаиләнең балалары, оныклары да бу йортта һәрвакыт  көтелгән  кунак.  Аларның фотосурәтләре  йортның  һәр  почмагында диярлек.
Оныклар сөеп, аларны тәмле ашлары  белән сыйлап,  бәйләм әйберләр белән  өс-башларын  бөтәйтү  турында кайгырткан Светлана апа яңа төр шөгыльләр уйлап табарга тели. Равил абыйның исә умарталар санын арттырырга  нияте  бар.  Теләге  булган  –  морадына җиткән, дигәннәр бит! Җиденче дистәсен ваклаучы бу парга күзләр генә тимәсен дә, уйлаган-ниятләгәннәре чынга ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев