Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбиемнән, димәк, күңел түреннән!

Кибетләрдә икмәк-булка эшләнмәләренең, камыр ризыкларының ниндие генә юк! Сайлый башласаң, ап­тырап бетәсең. Элек икмәк комбина­тында пешергән чәкчәк, караҗимеш пирогларын чират торып ала идек, кай­чак халыкка җитми дә кала иде. Хәзер, әбиләр әйтмешли, сәхрә! Җаның ни тели, ниндине тели – ал гына! Конку­ренция көчле булгач, җитештерүчеләр дә ризыкны сыйфатлы һәм тәмле итеп әзерли.

Мөслим кибетләрендә узган ел “Әбиемнән” пироглары, тортлары күренә баш­лады. Бүген алар күпләп җитештерелә. Шәхси эшмәкәр Рәшит Гайфиевнең җитештерү це­хында бер тәүлек эчендә 100дән артык пирог, шулкадәр үк торт, гөбәдия һәм башка камыр ризыклары реализацияләнә. Биредә 8 кеше эш урыны белән тәэмин ителгән.

– Хәзер заманы башка. Күпләр, өйдә пешергәнче, кибет пирогын сатып алуны кулай күрә. Камыр ризыкларын пешекче кыз­ларыбыз күңел җылысын салып әзерли. Шу­лай булмаса, мактау сүзләрен ишетмәс идек, – ди Рәшит.

Рәшит кечкенәдән эшмәкәр булырга хы­ялланган. Ләкин таулар күчерергә әзер бул­мавын уйлап, мәктәпне тәмамлаганнан соң Әлмәт физкультура техникумына юл тота. Спорт белән шөгыльләнеп үскән егеткә биредә уку бик җиңел бирелә. Кулына ди­плом алгач та эшмәкәр булу теләге тынгы бирми аңа. Рәшит элеккеге универмаг бина­сында косметика сату белән шөгыльләнә баш­лый. Соңыннан автомойка ача. “Нурлы” ка­фесын арендага алып, анда да үз эшчәнлеген алып бара.

– “Әбиемнән” кафесын ачу теләге юктан гына барлыкка килмәде. Безнең халыкны яңа гына табадан төшкән, телеңне йотарлык камыр ризыклары белән сыйлыйсы килде. Кафега килгәндә, исемен чын мәгънәсендә аклыйдыр ул. Әбиемнән, димәк, күңел түреннән, дигән сүз. Тәмле, затлы, татарча ризык булсын дидек. Үзебез кебек башкалар да тәмле ашасын дип тырышабыз. Кешегә икенче сортлы ризык тәкъдим ителергә тиеш түгел. Без сан артыннан кумыйбыз, сыйфат турында кайгыртабыз, – ди Сәйдә.

Сәйдә – төп чыгышы белән Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән. Тор­мыш иптәше Рәшит белән Әлмәт шәһәре мәдрәсәсендә танышалар. Мөслимебезгә килен булып төшкәненә – тугыз ел, өч бала үстерәләр.

Рәшитнең дә, Сәйдәнең дә әниләре – аш- суга бик оста кешеләр. Сәйдә юкка гына тех­нолог һөнәрен үзләштермәгәндер. Мәктәптә укыган чорда ук заказга пироглар, тортлар пешергәне булган аның.

– Рамазан айларында заказлар шактый күп була. Безнең ризыкның хәләл булуы да роль уйныйдыр. Халык продукцияне ыша­нып һәм яратып ала. Ә халык ышанычын югалтырга ярамый, – ди Рәшит.

Камыр ризыклары пешерү бер дә җиңел хезмәт түгел. Юкка гына өлкәннәр камырны яшь бала белән тиңләмидер. Камыр бассаң, җылысын да, вакытын да дөрес бирергә кирәк.

– Эш башлаганда һәркем авырлыклар белән очраша. Ләкин барлык сынауларны җиңеп була. Күңелеңдә Ходайга ышаныч бул­са, ниятләрең чынга аша. Кафеда эшләгән кызларыбыз эшкә бик тиз өйрәнделәр. Ба­рысы да махсус белемле пешекчеләр түгел, ләкин һәрберсе үз эшен белеп һәм яратып башкара. Укып кына аш-су остасы булып бул­мый. Бу сәләт я нәселдән килә, я күңел биреп эшләүгә карый, – ди Сәйдә.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев