Әбиемнең дәфтәре
Соңгы кайтуымда әбием сандыгыннан, кырлары таушалып беткән, соры тышлы дәфтәрен чыгарды. Дәфтәр битләрендә мәңгелек дөньяга күчкән барча туганнарның исемнәре, үлгән еллары, көннәре.
Хак Тәгаләнең һәр эшендә хикмәт бар, диләр. Ул чыннан да шулай. Без яшәгән дөньяның төрле төсләрдә, төрле рәвештә булуы да моңа ачык дәлил булып тора. Кешеләрнең дә төрле милләтләр булып яшәүләре, төрле телләрдә сөйләшүләре, төрле ризыклар ашаулары, төрле гореф-гадәттә булулары бик хикмәтледер. Бу язмамда милләт төрлелеге турында түгел, бераз гына яшь үзенчәлекләре хакында үз фикерләрем белән бүлешәсем килә. Чыннан да кеше, бу дөньяда үзенә насыйп булган тормыш юлын үткәндә, бакчадагы чәчәк кебек бер хәләттән икенчесенә үзгәреп тора. Чәчәк тә бит иң элек кечкенә генә үсенте булып туфракны тишеп чыга, ямьле кояш нурларын сеңдереп, шифалы яңгыр суларын эчеп һавага таба үрмәли, ныгый, матурлана бара. Яфраклары чыга, гөнҗәсе пәйда була. Ниһаять, үсенте үз тормышында иң матур чорына ирешә – чәчәк ата. Чәчәкнең аткан чагы тормышында тирә-юньгә күпме матурлык, ямь тарата торган иң файдалы вакытыдыр. Әмма ул вакыт та үтә, чәчәк иң элек моңая, төсләре китә, шиңә башлый. Ахыр чиктә ул башка яшь үсентеләргә урын биреп, алга таба, үзенең серле дөньясына китә...
Адәм баласының да тормышы чәчәкнекеннән әллә ни аерылмый. Сабый булып дөньяга аяк баса. Һич нәрсәгә кодрәте җитмәгән нарасый көннән-көн ныгый, белемен арттыра, көч туплый. Көннәрдән беркөнне ул үзенең иң матур, иң күңелле чорына ирешә. Чәчәкнең аткан чагы иң ямьле вакыты булган кебек, кешенең дә иң көчле, иң матур вакыты җәмгыять өчен иң файдалы чоры булып тора. Кызганыч, чәчәк кебек гомернең дә шиңәр вакыты җитә. Адәм баласы әкренләп үзенең яшьлегеннән ерагая. Яшьлек киткән саен көче дә, матурлыгы да кими бара. Йөзне җыерчыклар баса, тез-буыннар сиздерә... Беркөнне теге картлык дигәне ишек шакый башлый. Кертмәс идең дә, бездән сорамый. Бүген җир өстендә яшәгән күп галимнәр картлыкка каршы дару эзлиләр. Әмма “язмыштан узмыш юк” дигәннәр, Аллаһы куйган тәртипне берәү дә боза алмый. Әгәр Ул теләсә, бәлки без барыбыз да бер яшьтә, бер халәттә булыр идек. Һичкем сабыйлар белән дә чиләнмәс иде, җәмгыятьтә картлар да булмас иде. Әмма кешеләрнең сабыйлык загыйфьлегеннән яшьлек көченә, аннан соң янә картлык гаҗизлегенә кайтуларында хикмәтле серләр яшерелгән. Сабый чагында һәркем ата-анасының ярдәменә мохтаҗ булса, ата-ана олыгайгач шул баласының кулына кала. Шушы яшь үзенчәлекләре кешеләр арасында “туганлык” дип аталган бөек хисләрне тудыра. Әти-әни, әби-бабай, апа-абый, сеңел-энеләр кебек асыл затлар кеше тормышына никадәр ямь, матурлык өсти. Кызганыч, күбебез шушы матурлыкның кадерен генә белеп бетермибез. Дөнья куабыз, каядыр ашыгабыз, кабаланабыз. Күп вакыт иң якын кешеләреңә – әти-әнинең, әби-бабайның хәлен белергә дә вакыт җитми. Эшебез күп янәсе. Тәгәрмәч эчендә йөгерүче бичара тиен кебек чабабыз, читтән торып карасаң, бер урында торабыз. Гаиләдә дә тәртип бетә, балалар кулдан ычкына, иң якын затларыбыз – әткәй-әнкәйләргә игътибар кими.
Әтием үлгәч, иң элек нәрсә булганын аңламый калдым, укыйсын укыттык, кадерләп гүргә иңдердек. Бер атналап вакыт үткәч кенә никадәр якын затымны югалтканыма төшенә башладым. Исән вакытында кадерләрен белдем микән, дип, әле дә борчылам. Кайвакыт кабере янында утырып торам да: “Әтием белән хәзер биш минут бер стакан чәй эчәр өчен күпме нәрсәмне бирер идем микән?” – дип сорау бирәм үземә. Күпме бирсәң дә, аларны кайтарып булмый шул. Шулвакыт, эчтә утырган фәрештәме соң пышылдый миңа: “Әниең исән-сау бит, бар янына, утыр кырында, бергәләп чәй эч, күңелен күр, кадерен бел”, – ди. Чыннан да, исән вакытларында әти-әниләрнең кадерләрен белмибез. Кайвакыт эш белән дусларга көненә 100 мәртәбә шалтыратабыз, авылдагы әти-әнинең номерын җыеп, ике кәлимә сүз әйтергә, хәлләрен сорашырга вакыт таба алмыйбыз. Аларга күп кирәкми бит.
Хөкүмәтебез Яңа елларда ялларны кызганмый бирә. Төрле кеше ул көннәрне төрлечә үткәрә. Кемдер гаиләсе, балалары хозурында, кемдер туган авылына кайта. Кемдер эчүдән тәмам алҗап, тизрәк эшкә чыгасы көнен көтеп ята. Кемдер өендә хатыны белән “власть бүлешә”. Мин дә “өйдә кем хуҗа” дигән темаларга кереп киткәләгәнче, авылга кайтып туганнарның, әти-әнинең дусларын, мәктәптә укыткан укытучыларымның хәлләрен белергә, күңелләрен күреп килергә карар кылдым. Белсәгез, үзем өчен бик зур ачыш ясадым: син кайвакыт тиз генә кереп олы кешенең хәлен белеп чыгасың да, шундук онытасың, ә аңа ул ярты елга җитә. Ул куанып: “Менә фәләннең малае, кызы кереп чыкты әле”, – дип, күрше-тирәгә сөенечен тарата. Гомер барган саен уйландыра икән ул, элек миңа әби-бабайлар сүзләре ничектер кызык тоелмый иде.
Без, яшьләр, үзебезне бик акыллыга саныйбыз бит. Өлкәннәрнең фикере яшьләр өчен күпвакыт ничектер “искелек калдыгы” булып, авторитет булып тормый. Әмма соңгы вакытларда әбием-бабам белән утырып, аларның яшь чакларын, нинди авырлыклар аша үткәннәрен тыңлап, ничектер йөрәгемдә ләззәт хисләре тоям. Соңгы кайтуымда әбием сандыгыннан, кырлары таушалып беткән, соры тышлы дәфтәрен чыгарды. Дәфтәр битләрендә мәңгелек дөньяга күчкән барча туганнарның исемнәре, үлгән еллары, көннәре. Кода-кодагыйларның да, күршеләрнең дә, авылдашларның да исемнәре онытылмаган. Һәркайсысын әбием төгәл итеп язып бара икән. “Менә монысы шундыйрак кеше иде, яшьли китте. Монысы минем абый, шул җирләрдә яшәде”, – дип, һәрберсенең тормышын искә ала, берсен дә онытмый, догасыннан калдырмый! Авылда кемнең кем белән ничек туган, ничек кода икәннәрен сөйли. Барча туганнарны барлап, араларын ныгытып яши. Шулвакыт башка бер зур борчу төште, тугызынчы дистәсен куып баручы әбием дә якты дөньядан киткәч, кем бу эшне дәвам итәр микән? Туганнарны барлау, мәрхүмнәр рухына дога кылу, бала-оныкларны изге догадан калдырмау... Менә нинди зур вазыйфаны әби-бабайлар күтәрә икән. Бәлки шул әбиләребезнең изге догалары белән тормышларыбыз барадыр, балаларыбыз үсәдер. Бәла-казалар безне урап үтәдер. Ә без һаман “без, без” дибез. Алар киткәч, бу зур эшне кем дәвам итә, хәзерге пенсионер әби-бабайларның күбесе социализм чорының корбаннары буларак дога да, намаз да укый белмиләр бит. Кем яшьләргә имин тормыш теләп дога кылыр, барысын барлап, туганлык җепләрен кем ныгытып торыр? Кызганыч, бүген туган туганны танымый. Элек татар халкында бөтен авыл җыелышып урманын кискәннәр, бура бурап йорт күтәргәннәр. Хәзер банктан кредит алмый өй салуны күз алдына да китерә алмыйбыз.
Хәтерлим, мәктәптә укыганда төсле телевизорлар чыккач, әтием машина яллап шәһәргә телевизор алырга китте. Ул вакыт телевизор юләр акча белән 2 млн тора иде микән? Бөтен туганнар безгә акча җыйдылар. Әни бәлешләрен салып, туганнарны җыеп, әтинең кайтканын көтеп утырдык. Хәзер исә, кешенең телевизоры бар, әмма күрше 40 меңгә плазменныен алган. Бетте, йокы кача. Тизрәк Илдарларга барып (“Эльдорадо”га), 45 меңлеген оформить итеп кайта. Поручитель итеп туганын кертә. Вакытында кредит акчасын түләмәгәч, туганнары аның әҗәтләрен түләргә мәҗбүр була. Үзара талашып бетәләр. Атадан калган йортларны бүлә алмаучы туганнарның да саны арта бара. Риза хәзрәтләре халкыбызның бу афәтләрен моннан 100 ел элек язып калдырган: “Әдәб вә тәрбия урынына байлык калдырып китүче аталарның балалары бу байлык вә тәрбиясезлек сәбәпле, аталарының үлүләре өчен агызган күз яшьләрен сөртеп тә җиткермиләр, мирас малы бүлү хакында бер-берсе белән дәгъвалашалар, тирәләрен койрык бутаучылар сырып ала вә шуларның котыртулары сәбәпле, ахмаклыкка чумып, күп байлыкның астыннан кереп өстенә чыгалар. Хакыйкатьтә, байлык мондый балаларга бәла генә була” (Җәвамигул Кәлим Шәрехе, соңгы 2005 елгы басмада 259нчы бит).
Туганын рәнҗетеп адәмнең байлыкка ирешәсе юк, ул байлык каян да булса тишеп чыгачагын аңлап бетермиләр шул. “Гомереңнең озын, ризыгыңның киң булуын теләсәң, туганлык җепләреңне бәйлә”, – диелә пәйгамбәрнең хәдисләрендә. Бүген яшәп килүче яшьтәшләрем, милләттәшләрем шушы нәрсәләргә игътибар биреп, чын кыйммәтләрне аңласалар иде. Кадерле чәчәк аткан вакытларын юк-барга әрәм итеп, соңыннан үкенерлек булмасын.
Юныс Мөхәммәтша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев